Эчтәлек

1) кешенең кыяфәтен яхшырту чаралары һәм алымнары турындагы тәгълимат. Табиблек косметикасына (кыяфәттәге кимчелекләрне бетерү өчен косметик чараларны гына түгел, төрле дәвалау процедураларын, шулай ук хирургия алымнарын, шул исәптән пластик операцияләрне файдалана) һәм декоратив косметикага (аның ярдәмендә йөзнең кайбер кимчелекләре яшерелә яки аерым чалымнары ныграк күрсәтелә) бүленә.

2) Тирене, чәчләрне, тешләрне һәм тырнакларны карау-тәрбияләү чаралары. Татарларда физик матурлык һәм камиллек идеалы Шәрекъ халыкларының эстетик һәм гигиена традицияләренең көчле йогынтысы белән формалаша, шуңа күрә аларның гармоник кыяфәт турындагы карашларында уртаклыклар күп: охшаш макияж, тәнне карау-тәрбияләү процедуралары һәм чаралары.

Татар халкының көнкүрешен өйрәнүче барлык тикшеренүчеләр тарафыннан диярлек татарларның пөхтәлеге билгеләп үтелә. Татар халкының этник аңында тәнне һәм өс-башны гына түгел, торакны да чисталыкта-пөхтәлектә тоту гадәте яши. Атна саен мунчада юыну, гадәти көндәлек гигиена процедураларыннан тыш, мөселманнар көн саен башкара торган биш вакыт намаз алдыннан тәһарәт кылалар.

Кагыйдә буларак, кыяфәтнең матурлыгына хатын-кызлар аеруча зур әһәмият бирә, алар — декоратив косметиканы төп кулланучылар. Декоратив фабрика косметикасы (хушбуй, иннек, кершән һ.б.) татарлар арасында XIX йөз ахырыннан тарала башлый. Аңа кадәр алар күбесенчә Урта Азия һәм Кытайдан кертелгән косметик чаралардан файдалана.

Татар археологлары тарафыннан табылган махсус савытлар, мәсәлән, исле майлар салынган кечкенә шешәләр һәм бронза көзгеләр Идел буе Болгар дәүләтендә Шәрекъ косметикасы киң кулланылуын чагылдыра. Косметиканы төрле яшьтәге хатын-кызлар кулланган. Татар хатын-кызлары битләренә һәм муеннарына, гадәттә суда эретеп, кургаштан эшләнгән яки Кытайдан китерелгән кершәннәр («упа» дип йөрткәннәр) сөрткәннәр. Битне кызарту өчен төрле чаралар — сатып алынган иннекләр, кызыл чөгендер согы һ.б. кулланганнар, кашларны — басма, күз кабакларын һәм керфекләрне сөрмә белән каралтканнар. Шулай ук тешләрне дә каралтканнар (бигрәк тә өлкән яшьтәге хатын-кызлар), моның өчен читтән кайтарылган «таш көле» (тимер касмагы һәм төелгән пестә агачы орысы катнашмасы) яки имән чикләвеге төнәтмәсе кулланылган. Кына белән тырнакларны саргылт-кызыл төскә буяганнар. Хушбуй сыйфатында экзотик ислемайлар — мускус, хуш исле рәйхан согы, роза мае файдаланылган. Традицион причёсканы (уртадан ачып үрелгән ике толым) ныгыту өчен махсус сыекча сөрткәннәр яки чәчне шикәр сиробына чылатканнар. Чәчләр куе һәм озын булып үссен өчен башны әчегән сөт яки катык белән юганнар. Традицион бизәнү-ясану җыелмасына кечкенә көзге, еш тешле агач яки сөяк тарак, кайчы, кашларны нечкә, кыйгач рәвешкә кертү өчен кулланылган эскәк, бакырдан яки көмештән эшләнгән сөрмә савыты (сөрмәлек), хуш исле чәчәк сабыны һ.б. кергән.

Әдәбият

Шәрипова С.Ш. ...дәваларның олысы вә асылы (Әбугалисина һәм халык медицинасы). К., 1992;

Фукс К.Ф. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. К., 1844;

Фукс К.Ф. О татарских женщинах // Казан. губ. ведомости. 1844. № 1; Воробьёв Н.И. Казанские татары. К., 1953.

Автор — Ф.Ф.Гулова