- РУС
- ТАТ
Мәкаләдә Казан шәһәр башлыкларының шәһәрнең иҗтимагый, икътисади, социаль тормышындагы роле карала. Әдәбият, архив чыганакларын анализлау нигезендә, автор аларның шәһәрне төзекләндерүгә, икътисадны, фәнне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, халык мәгарифен үстерүгә, җәмгыятьне кайгыртуга керткән өлешен тикшерә. Шактый урын Казан губернасында шәһәр башлыгының хокукый статусын, җирле үзидарәдә аның рольләрен һәм урыннарын күрсәтүгә бирелә. Авторның Казан шәһәр башлыклары, шәхси сыйфатларына бәйле, шәһәрнең социаль-икътисади һәм мәдәни тормышы үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп, сизелерлек дәрәҗәдә сайлап куелган хакимияткә йогынты ясый ала, дигән нәтиҗәсе игътибарга лаек.
Сылтама ясау өчен: Миниханов Ф.Г. Вклад городских голов Казани в развитие социальной инфраструктуры города // Научный Татарстан. 2021. №1. С.43–51.
Автор турында: Миңнеханов Фидаил Гыймран улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: fidail1956@mail.ru
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.