Эчтәлек

Гомер еллары: 1624 ел –1680 еллар тирәсе, Мәскәү.

Арслан хан белән Фатыйма Солтанның улы. Атасы вафатыннан соң Касыйм тәхетенә утыртыла. Балигълык яшенә җиткәнче ханлык белән анасы һәм бабасы Акмөхәммәд сәед идарә итә.

Сәед Борһан хан балигъ булгач, патша Алексей Михайлович аңа кызына өйләнергә тәкъдим итә. Моңа Фатыйма Солтан каршы чыга.

Сәед Борһан хан хакимияте вакытында ханлык белән идарә итү тулысынча рус патшасы вәкилләре кулында була, ханлыкта руслар тарафыннан көчләп чукындыру, чукынмаганнарның милек хокукларын чикләү башлана.

Сәед Борһан хан 1679 елда тәхеттән ваз кичә, чукынып, Василий исемен ала.

Әдәбият      

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1866. Ч. 3.

Автор – И.Л. Измайлов