Бертөрле геологик төзелеш, бердәй климат, берүк типтагы туфрак, биоценозлар тезмәсе белән сыйфатлана.

Татарстан территориясе Идел һәм Кама елгаларының үзәннәре белән билгеле бер табигый үзенчәлеккә ия төп 3 физик-географик өлешкә бүленә —

физик-географик районнары.

Идел алды Иделнең уңъяк ярында урнашкан. Идел буе калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешенә туры килә. Климаты чагыштырмача җылы һәм дымлы җәй, суык һәм уртача карлы кыш белән сыйфатлана. Нигездә, урман-дала зонасы өчен хас кара һәм кара соры урман туфраклары өстенлек итә. Яфраклы урманнарның (имәнлекләрнең) зур булмаган массивлары сакланган.

Кама алды — Иделнең сулъяк һәм Каманың уңъяк ярында, төньяк өлешендә ылыслы-киң яфраклы һәм көньякта киң яфраклы урманнар үсә; кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклары. Вятка елгасы үзәне белән Көнчыгыш Кама алды һәм Көнбатыш Кама алды физик-географик районына бүленә. Көнчыгыш Кама алды — җиңелчә калкулыклы тигезлектән гыйбарәт, климатик күрсәткечләренә чагыштырмача кискен үзгәрешләр хас. Көнбатыш Кама алды — ТРда аеруча тыгыз ерым челтәре, эрозияләнгән туфраклар, салкынча һәм дымлы җәй, уртача салкын һәм карлы кыш белән сыйфатлана.

Кама аръягы — Каманың уңъяк һәм Иделнең сулъяк ярында. Урман-дала зонасында урнашкан, болын-дала яки далаланган участоклар урманнар белән чиратлаша. Кара туфраклар, субүләрдә кара соры урман туфраклары өстенлек итә. Чишмә елгасы үзәне белән 2 физик-географик районга бүленә: Көнчыгыш Кама аръягы һәм Көнбатыш Кама аръягы. Көнчыгыш Кама аръягының төп өлешен Бөгелмә яссы калкулыгы били, рельефы ТРдагы иң зур биеклекләр, кискен асимметрияле елга үзәннәренең тирән уемнары белән сыйфатлана. Төбәкнең климаты чагыштырмача салкын һәм төньяк өлешендә аз карлы, көньякта карлы. Көнбатыш Кама аръягы тирән булмаган елга үзәннәре, сызалар (ТРда иң тыгыз), ерымнар белән бүлгәләнгән уйсу тигезлектән гыйбарәт. Климаты җылы һәм аз дымлы җәй, уртача салкын һәм чагыштырмача карлы кыш белән аерылып тора.

Кайвакыт «Физик-географик район» термины географик ландшафт синонимы буларак кулланыла.