Эчтәлек

Польша һәм Литваның Тевтон орденына каршы алып барган сугышында борылышка әверелгән вакыйга.

Ул сугышка Орден гаскәрләре тарафыннан яуланган Жемайтия халкының баш күтәрүе (1409 ел) сәбәп була. Польша белән Литва бу күтәрелешне хуплый. Моңа җавап йөзеннән Орден гаскәрләре сугышка әзер булмаган Польшага һөҗүм итә, Добжа һәм Төньяк Куявиянең тарихи өлкәләрен биләп ала. Җиңелгән Ягелло Литва кенәзе Витовт белән килешү төзи һәм яңа сугышка әзерләнә башлый.

Союзникларның поляк (18 меңлек атлы һәм 12 меңлек җәяүле гаскәр) һәм литва-рус (11 меңлек атлы гаскәр) отрядларыннан, шулай ук Җәләлетдин ханның татар атлы полкыннан (2 меңләп сугышчы) торган гаскәрләре 1410 елның 30 июнендә Мазовиядә кушылалар һәм Пруссиягә таба хәрәкәт итә башлыйлар. Аларга Орден гаскәрләре каршы чыга (16 меңлек атлы гаскәр, шул исәптән 500 авыр коралланган рыцарь һәм 4 мең ялланган сугышчы, шулай ук 5 меңлек җәяүле гаскәр).

1410 елның 15 июлендә капма-каршы көчләр Грюнвальд һәм Танненберг авыллары арасында очрашалар. Поляк гаскәрләре үзәктә һәм сул флангта, литва һәм татар гаскәрләре берләшкән армиянең уң флангында урнаша. Аларга каршы Орден гаскәре сафлары тора. Аның белән бөек магистр Ульрих фон Юнгинген җитәкчелек итә. Тупларны һәм арбалетларны ул сафлар алдына чыгара. Сугыш литва-татар кавалериясе һөҗүменнән башлана, бу һөҗүм кире кайтарыла.

Сугыш барышында поляк отрядлары Орденның төп көчләрен тар-мар итәләр. Немец гаскәренең бер өлеше кача башлый, икенче өлеше лагерь ныгытмасына кереп яшеренергә тырыша. Берләшкән гаскәри көчләр тарафыннан ул ныгытмалар штурм белән алына. Немец гаскәре тулысынча тар-мар ителә: берничә мең сугышчы, шул исәптән Орденның 203 рыцаре һәм магистр үзе һәлак була.

Ирешелгән җиңүне дәвам итеп, союзниклар армиясе Пруссиягә бәреп керә һәм Орденның башкаласы Мариенбургны камап ала. Орденны тәмам тар-мар ителүдән Ливония һәм Германия көчләренең ярдәмгә килүе генә коткарып кала.

1411 елның 1 февралендә яклар арасында солых төзелә, аның шартлары буенча Жемайтия Литвага кайтарыла. Грюнвальд сугышы Төньяк Европа тарихында борылыш пункт була, ул Тевтон орденының кодрәте бетүгә һәм Польшаның күтәрелә башлавына этәргеч бирә.

Әдәбият

Брянцев П.Д. История Литовского государства с древнейших времён. Вильно, 1889;

Длугош Ян. Грюнвальдская битва. М.-Л., 1962.

Авор – И.Л.Измайлов