Оешуы

1945 елда СССР Фәннәр академиясенең (1963–1970 елларда Казан университеты каршында) Казан биология институты буларак оештырыла. 1998 елдан хәзерге исемендә.

Структурасы

Институт составында: 3 бүлек – күзәнәк сигнализациясе; үсемлекләр физиологиясе һәм молекуляр биологиясе; медик-биологик эзләнүләр һәм 9 лаборатория.

Фәнни юнәлешләре

Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: үсемлек күзәнәкләрендәге сигнал системалар, адаптациядә һәм иммунитетта аларның роле; үсемлек күзәнәкләренең үсү механизмы һәм дифференциациясе, ферментлар төзелеше, динамикасы һәм функцияләре; күзәнәкара үзара бәйләнешләр, нейромедиация һәм хеморецепциянең молекуляр механизмнары; хайван һәм үсемлек күзәнәкләрендә күчеш-алмашу процессы механизмнары.

Институт беренче елларында туфрак белеме һәм агрохимия (М.А.Винокуров, Р.К.Даутов), үсемлекләр физиологиясе (А.М.Алексеев, Н.А.Гусев, А.А.Җәләлев), зоология (В.В.Изосимов, В.А.Попов, В.А.Бойко), хайваннар физиологиясе (А.В.Кибяков) өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. Үсемлекләрнең су режимы буенча тикшеренүләр киң танылу ала, Идел-Кама төбәгенең флора һәм Фәннәр академиясеунасын өйрәнүгә өлеш кертелә.

1980 еллар башында биологик системалар оешуның физик-химик нигезләре буенча фәнни юнәлешләр формалаша: биополимерлар һәм мембрана липидлары метаболизмын җайлау, сулыш һәм энергия алмашы (шул исәптән фотосинтез һәм фотосулау), күзәнәк һәм тукымалар культурасы, күзәнәк инженериясе, микроорганизмнар физиологиясе, үсемлек микоплазмалары генетикасы, аксымнарның структурасы һәм динамикасы. 1993 елда экология бүлеге ТР Фәннәр академиясенең Табигать системалары экологиясе институты составына кертелә.

Фәнни нәтиҗәләре

Мөһим фәнни казанышлар: үсемлек күзәнәкләрендә көйләгеч системаның бердәм сигнал челтәрен өйрәнү, ул исә үсемлекләрнең адаптив реакцияләрен, шул исәптәнбиоген һәм абиоген стрессорларга нисбәттәгеләрен билгели; физиологик актив үсемлек кушылмаларының яңа классларын — липоксигеназа сигнал системаларының интермедиаторларын, күзәнәк тышчасы компонентларын, шулай ук үтә оксид генерацияләүче сигнал системаларының яңа компонентларын ачу һәм сыйфатлама бирү (И.А.Тарчевский, А.Н.Гречкин, Ю.Е.Андрианова, Л.Х.Гордон, Т.А.Горшкова, Ф.Г.Кәримова, В.В.Лозовая, Н.Н.Максютова, В.И.Чиков). Югары төзелешле организмнарда кайбер кабатланучан инфекцияләрнең молекуляр-генетик үсеш механизмы билгеләнә (В.М.Чернов, О.А.Чернова), нерв системасында информация тапшыруның молекуляр механизмы турында яңа мәгълүматлар алына (Е.Е.Никольский). Электростатик үзара бәйләнешләр хисабына аксымнарның үзара ориентлашуы нәтиҗәсендә хасил булган су эремәләрендәге глобуляр аксымнарда ТМР ысулы белән Броун хәрәкәте анизотропиясе табыла; корреляциянең миллисекундлы диапазонында төп аксым чылбырының гадәттән тыш акрын молекуляр хәрәкәте тикшерелә, аның аксымның гидратация дәрәҗәсенә һәм төзелеше тибына бәйле булуы билгеләнә (В.Д.Федотов). Үсемлекләрдәге су транспорты механизмнары турында (А.В.Анисимов), үсемлек күзәнәкләренең электрик сыйфатламасы ион каналлары һәм көпшәләре белән бәйләнеше турында (Г.А.Великанов) яңа мәгълүматлар алына.

Институт хезмәткәрләре арасында — 2 РФА һәм ТР ФА академигы, РФА мөхбир әгъзасы, ТР ФА мөхбир әгъзасы, 19 фән докторы бар.

Җитәкчеләре

Институт директорлары: Н.А.Ливанов (1946–1948), А.В.Кибяков (1949–1953), А.М.Алексеев (1954–1960), Н.А.Гусев (1960–1975), И.А.Тарчевский (1975–1991), В.Д.Федотов (1992–2002), А.Н.Гречкин (2002–2013), В.М.Чернов (2017 елдан).