Тарихы

XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында Иске Байлар авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1846 елдан мәгълүм), мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1616 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә районында, 1976 елның 6 июненнән – Күзкәй авылы составында, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында, 1991 елның 14 мартында аерым торак пункт буларак теркәлә.

Хәзер – Күзкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Алмалы» колхозы оештырыла. 1952 елдан хуҗалык – «Ярыш» (үзәк утары – Күзкәй авылы), 1955 елдан – Маленков исемендәге колхоз, 1958 елдан кабат «Ярыш» колхозы дип атала. 1997 елдан авылда – «Ярыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) бар.

Халык саны

1858 елда – 296,
1870 елда – 463,
1884 елда – 492,
1897 елда – 725,
1906 елда – 842,
1913 елда – 854,
1920 елда – 833,
1926 елда – 508,
1938 елда – 479,
1949 елда – 369,
1970 елда – 340,
1989 елда – 836,
2002 елда – 166,
2010 елда – 171,
2020 елда – 148 кеше (татарлар).