- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Макса суы буенда, Теләче авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Спас исеме белән дә искә алына.
XIX йөзнең икенче яртысына кадәр халкы алпавыт крстьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, бакыр кою (комганнар), тугымнар, чана табаннары ясау таралган була.
1880 елда авылда агачтан Спас чиркәве салына (өлешчә сакланган), 1889 елда аның каршында чиркәү-приход мәктәбе эшли.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 180,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан Арча – кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Теләче авыл җирлегендә.
1931 елда авылда «Ударник» колхозы оештырыла, 1950–1956 елларда Хрущёв исемендәге колхозда (үзәк утары – юкка чыккан Сельцо Завод авылы, шулай ук юкка чыккан Белогорка, Югары Ачы, Комаровка авыллары да керә), 1957 елда аңа Екатериновка авылы кушыла, Ильич исемендәге колхозга (үзәк утары – юкка чыккан Сельцо Завод авылы) үзгәртелә. 1996–1998 елларда «Рассвет» крестьян хуҗалыклары берләшмәсендә. 1998 елдан «Тюлячинская» агрофирмасы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Мәдәният йорты (2017 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), китапханә (1959 елдан, 2017 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Мәдәният йорты каршында «Рябинушка» фольклор коллективы (1985 елдан, 2017 елдан кабат торгызыла, 2022 елдан халык коллективы, оештыручылары – Л.А.Ершова, Л.И.Солтанова) эшли.
Авылда археология истәлеге – Белогорка II табылдыгы (соңгы бронза чоры) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.