Биографиясе

1942 елның 7 августында Мордва АССР, Кадешкин районының Латышовка авылында туган.

Мордва университетын тәмамлаганнан соң (1970), шунда ук укыту-тәҗрибә хуҗалыгы директоры булып эшли, 1975 елдан авыл хуҗалыгы факультеты деканы урынбасары, 1980 елдан декан, 1994 елдан директор, бер үк вакытта 1998 елдан Аграр институтның агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре интенсив игенчелек, химияләштерү чараларын озак еллар куллануның туфрак уңдырышлылыгына һәм әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итүенә карый.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основные вопросы земледелия Мордовии: Учебное пособие. Саранск, 1986.

Опыт минимализации обработки почвы в Мордовии // Земледелие. 1990. № 2.

Средства химизации и биопродуктивности почвы. Саранск, 1996.

Әдәбият

История Мордовии в лицах: Биографический сборник. Саранск, 1997.