100 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: гади миләш (S. aucuparia) һәм аю баланы яфраклы миләш (S. sambucifolia). Гади миләш барлык районнарда, аеруча ылыслы агачлар үскән урманнарда очрый.

Биеклеге 4–15 м. Кайрысы шома, соры. Ябалдашы җыйнак. Яфраклары чиратлашкан, парсыз каурыйсыман, очлы пычкы читле. Чәчәкләре ике җенесле, ак, аксыл сары, хуш исле, калкан чәчәк төркемендә. Җимешләре — вак, шарсыман, кызыл яки кызгылт-сары. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре сентябрьдә өлгерә, агачта хәтта кыш көне дә саклана, беренче кыраулардан соң ачы тәме бетә. Миләш орлыктан һәм тамыр үрентеләреннән үрчи. Суыкка һәм корылыкка чыдам. Җимешләре кошлар (боҗыр, суерлар, көртлекләр, күкшәләр һәм башкалар) өчен азык булып тора.

Җимешләре шикәргә, органик кислоталарга, пектин матдәләргә бай.

Фәнни медицинада авитаминоз вакытында сәламәтләндерү чарасы буларак кулланыла; витаминлы җыелмалар составына керә; халык медицинасында бәвел кудыру һәм тонусны күтәрү чарасы буларак файдаланыла.

Декоратив үсемлек буларак, бакча һәм паркларда үстерелә. Үзагачы каты, нык, кызгылт төстә; төрле әйберләр ясаганда кулланыла.

Саклагыч урманнар үстерүдә файдаланыла.

Баллы үсемлек.

Аю баланы яфраклы миләш — республика өчен сирәк төр, Куйбышев сусаклагычы территориясендә очрый. 1–2 м биеклектәге куак, ялтырап торган ачык яшел яфраклы һәм кызгылт сары — кызыл җимешле.

Культурада таралган кара миләш арония ыругына карый.

Гади миләш