Тарихы

1650 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары һәм асабалар катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, ярма яргыч, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1243,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Яңа Троиций авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Туры юл» колхозы оештырыла. 1957 елдан авылда – «Татарстан» колхозы (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1965 елдан – «Новотроицкий» совхозы (КамАЗның ярдәмче хуҗалыгы, үзәк утары – Яңа Троицкий авылы), 1996–2004 елларда – шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан «Тукаевский племрепродуктор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1981 елдан), мәчет (2004 елдан) бар.

Халык саны

1816 елда – 33 ир-ат;
1834 елда – 253,
1870 елда – 634,
1897 елда – 961,
1906 елда – 757,
1920 елда – 993,
1926 елда – 563,
1938 елда – 607,
1949 елда – 364,
1958 елда – 237,
1970 елда – 216,
1979 елда – 190,
1989 елда – 75,
2002 елда – 92,
2010 елда – 86,
2020 елда – 122 кеше (татарлар).