Биографиясе

1938 елның 3 мартында Арча районы Наласа авылында туган.

Ключище авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1956). Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1961), шунда ук эшли (бүленеп): өлкән укытучы, игенчелек кафедрасы доценты, проректор (1984–1988), гомуми игенчелек кафедрасы мөдире (2002–2009).

1998–2002 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында директор урынбасары.

Дәүләт бүләге Татарстан Республикасы игенчелегенә биологик факторлар нигезендә ресурс саклаулы технологияләр эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Севообороты: агроэкономические основы, пути усовершенствования. Казань, 1977.

Рекомендации по организации севооборотов в условиях специализации земледелия. М., 1986 (автордаш).