Биографиясе

1908 елның 16 августы, Каспий аръягы өлкәсе (хәзерге Төрекмәнестан Республикасы), Керки шәһәре – 1986 елның 29 апреле, Казан.

А.Д.Адо шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1931 ел), шунда ук патофизиология кафедрасында эшли. 1941–1945 елларда Норлат станциясендәге эвакогоспиталь башлыгы. 1948–1953 елларда Стоматология институтында патофизиология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта фәнни-укыту эшләре буенча проректор. 1953–1978 елларда Казан медицина институтында патофизиология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1956–1959 елларда укыту эшләре буенча проректор.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аллергик реакцияләр патофизиологиясенә карый.

М.Г.Ерзин А.Д.Адо белән бергәләп үтә тиз типтагы аллергик реакцияләр механизмында интерорецептив сизүчәнлекнең ролен өйрәнә.

М.Г.Ерзин беренчеләрдән булып аутоаллергик реакцияләр механизмнарын өйрәнү буенча күптөрле эксперименталь тикшеренүләр үткәрә.

Бүләкләре

 «Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән Чехословакия Социалистик Республикасы ФАнең Я.Пуркинье исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Изменение некоторых функциональных систем организма при аутоиммунных реакциях. Казань, 1964;

Комплексное изучение вопросов аллергии в стоматологии. Казань, 1967;

Морфофункциональное изучение коры надпочечников при гетеро- и аутоиммунизации. Казань, 1967.