Тарихы

XVIII йөз ахырында Бимә авылы кешесе Г.Кормаев тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Киясово исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше, урман эше кәсепчелеге тарала.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 215,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Бима волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Күләгәш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Коммунар” колхозы оештырыла. 1955 елда аның составына Байтуган һәм Ожбуй авыллары колхозлары керә. Соңрак “Коммунар” колхозы “Активист” колхозы белән (Волково авылы) берләштерелә. 1968 елда “Прикамец” колхозы (Красный Бор авылы) һәм “Активист” колхозы “Красный Бор” совхозына берләштерелә, анардан 1988 елда “Күләгәш” совхозы аерылып чыга, 1995 елда “Күләгәш” авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 1997 елдан “Күләгәш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан “Онар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (ат үрчетү, бөртекле үсемлекчелек, терлек азыгы җитештерү), эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 еллар башында авылда уку йорты ачыла.

1920 еллардагы ачлык вакытында Күләгәштә ачларга ярдәм йөзеннән Америка ярдәм администрациясе (“АРА”) хәйрия оешмасының ашханәсе ачыла.

1940 елда Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте бүлеге ачыла: 1967 елга кадәр бау ишү цехы (шпагат үрәләр, челтәр бәйлиләр) эшли. 1935 елда клуб төзелә.

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1951 елда – җидееллык (1963 елда башлангыч мәктәп өчен яңа бина төзелә), 1967 елда – сигезьеллык (1978 елда элеккеге Красный Бор урта мәктәбенең реконструкцияләнгән бинасында урнаша), 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1979–1984 елларда мәктәп каршында Байтуган, Ташлы, Ожбуй авылларыннан килеп укучылар өчен интернат эшли.

2013 елда күп функцияле мәдәният йорты ачыла, анда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты урнаша.

Авылда “Солнышко” балалар бакчасы (1979 елдан), почта бүлекчәсе (1960 елдан) бар. 1992 елда клуб каршында “Курмызак олык” фольклор коллективы оештырыла.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Коновалово каберлеге (безнең эрага кадәр III йөз – безнең эраның III йөзе) табыла.

Халык саны

1859 елда – 75,
1887 елда – 79,
1905 елда – 320,
1920 елда – 323,
1926 елда – 347,
1938 елда – 416,
1949 елда – 336,
1958 елда – 373,
1970 елда – 389,
1989 елда – 293,
2002 елда – 302,
2015 елда – 327 кеше (марилар).