- РУС
- ТАТ
ХIV йөзгә — XV йөз башына нисбәтле болгар зәркән эшләнмәләре хәзинәсе
1950 елда Яшел Үзән районы Карашәм авылы янында Н.Ф.Калинин һәм А.Х.Халиков археологик экспедициясе тарафыннан табыла.
158 предметтан, шул исәптән ХIV–XV йөзләр башы Җүчи тәңкәләреннән, алтын һәм көмеш бизәнү әйберләреннән (алкалар, уеплап бизәкләнгән тоташ беләзекләр, йөзекләр, зооморф детальләр белән бизәлгән кадамалар, бәллүр һәм пыяла сәйләннәр), шулай ук Коръән савытыннан тора. Алар югары профессиональ дәрәҗәдә җепкыр, бөртекләү һәм каралту ысулларын кулланып эшләнгән (охшаш үрнәкләр Алтын Урда чорына нисбәтле башка истәлекләрдә, мәс., Болгар шәһәрлегендә очрый). Тәңкәләр буенча, Карашәм хәзинәсенең күмелү вакыты якынча XV йөз башына карый.
Карашәм хәзинәсе турындагы материаллар 1954 елда Н.Ф.Калинин һәм А.Х.Халиков тарафыннан бастырыла. Хәзинәнең нумизматик өлешен Г.А.Фёдоров-Давыдов өйрәнә. ТРның Милли музеенда саклана (Карашәм хәзинәсе әйберләренең күп өлеше югала).
Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ за 1945–1952 гг. К., 1954.
Автор – К.А.Руденко
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.