Эчтәлек

1) Монгол дәүләте оешу чорында (XIII йөз башы) феодалга (нойонга) буйсынган һәм аның җирләрендә күчмә тормыш алып барган гаиләләр яки кабиләләр төркеме.

2) Чыңгыз хан мәмләкәтендә гомумән Монгол дәүләте атамасы.

3) XIII йөзнең 2 нче яртысыннан Чыңгыз хан варисларына бүлеп бирелгән мөстәкыйль биләмәләр атамасы (Җүчи Олысы, Чагатай Олысы һ.б.). Олыс башында олыс бәге тора. Чыңгыз хан тарафыннан улы Җүчигә бирелгән җирләрдә Алтын Урда дәүләте (1269–1502) барлыкка килә, ул үз чиратында олысларга бүленә.

Әдәбият

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.