Сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган үсемлек һәм хайван төрләре исемлеге, аларның элеккеге һәм хәзерге таралышы, төрләрнең саны азаю яки бетү сәбәпләре, яңадан торгызу, саклауда кабул ителгән һәм зарури чаралар теркәлгән басма.

Халыкара табигатьне һәм табигать ресурсларын саклау берлеге (МСОП) тарафыннан, сакланылучы төр статусының торышына бәйле рәвештә Кызыл китапка кертелү өчен 5 категория эшләнә һәм 1949 елдан мәгълүмат җыю башлана. 1 нче категориягә югалу куркынычы янаган төрләр керә, саннары кискен кимү сәбәпле, аларны саклап калу саклаулык, тыюлыклар оештырудан башка мөмкин түгел, 2 нче категориядә — саны кими баручы төрләр. 3 нче категориягә турыдан-туры бетү куркынычы алдында булмаган, әмма аз санда яки кечкенә территорияләрдә очраучы төрләр керә, теләсә нинди куркыныч аларның бик тиз бетүенә китерергә мөмкин, 4 нче категориядә аз билгеле, җитәрлек өйрәнелмәгән, бетү куркынычы астында булган төрләр, 5 нче категориядә — яңадан кайтарылган төрләр, аларның саны кабул ителгән чаралар ярдәмендә арта бара.

Кызыл китапның халыкара, милли һәм төбәк вариантларын аерып йөртәләр, шулай ук үсемлекләр, хайваннар һәм башка систематик төркемнәргә караганнары бар. 1966 елда МСОП «Фактлар Кызыл китабы»ның («Red Data Book») беренче томнарын чыгара, биредә имезүчеләр һәм кошларның саны, таралышы турында мәгълүматлар һәм аларны саклау нисбәтеннән зарури чаралар теркәлә. 1979 елга аларда имезүчеләрнең 321 төре һәм астөре, кошларның — 485, җир-су хайваннарының — 41, сөйрәлүчеләрнең 141 төре кертелә. 1976 елда Европаның сирәк, югала баручы һәм эндемик үсемлекләренең беренче җыелма исемлеге чыгарыла. 1977 елда балыклар исемлеген (194 төр һәм астөр) туплаган том төзү эше башлана.

Кызыл китапка нинди дә булса төрне кертү, бу төр яшәгән илнең аның алдагы халәте өчен билгеле бер җаваплылык алуын күрсәтә. Хайваннар һәм үсемлекләрнең аерым төрләрен саклауда норматив актлар кабул ителгән илләрдә сакланылучы организмнарның исемлеге басыла, алар турындагы кыскача документация җыентыкларын шулай ук милли Кызыл китап, Кызыл исемлекләр, сирәк үсемлекләр исемлеге дип йөртәләр.

СССРда Кызыл китап. 1974 тә булдырыла. Беренче басма — 1978 дә, икенчесе 1983 тә чыгарыла. 1982 дә РСФСР МСның «РСФСРда Кызыл китап булдыру турында» карары кабул ителә. 1997 дә РФ Кызыл китабына үсемлекләрнең 487 төре (ябыкорлыклылар яки чәчәклеләр — 440, ачыкорлыклылар — 11, абагасыманнар — 10, мүкләр — 22, плаунчалар — 4), лишайникларның — 29, гөмбәләрнең 17 төре; 415 төр хайван (шул исәптән бөҗәкләрнең — 34, боҗраавызлылар — 4, балыклар — 39, амфибияләр — 8, рептилияләр — 21, кошлар — 123, имезүчеләрнең 65 төре) керә. Шуның белән бергә РФ Кызыл китабыннан хайваннарның 38 төре чыгарыла, аларның халәте һәм саны инде куркыныч тудырмый. Хайван һәм үсемлекләрнең төр һәм астөрләренең санын һәм таралышын җентекләп тасвирлау республика һәм төбәккә караган Кызыл китапның үзенчәлеге һәм өстенлеге булып тора. Бу нисбәттә аларны РФнең Кызыл китабын тулыландыручы булып тора дип исәпләргә мөмкин, бергә алар бердәм информацион система тудыралар.

ТР МКның 1993 ел 25 октябрь карары белән булдырылган ТР Кызыл китабы беренче тапкыр 1995 тә чыгарыла. Аңа имезүчеләрнең 32 төре, кошлар — 82, сөйрәлүчеләр — 4, җир-су хайваннары — 2, балыклар — 9, умырткасызлар — 107 (шул исәптән бөҗәкләр — 100); ябыкорлыклы үсемлекләр — 398, ачыкорлыклылар — 1, абагасыманнар — 11, плаунчалар — 6, наратбашсыманнар — 2, мүкләр — 15, суүсемнәр — 22, лишайниклар — 24, гөмбәләрнең 34 төре керә.

Хайван һәм үсемлек төрләре халәтендәге үзгәрешләр аларның статус категорияләрендә чагылыш таба, бу турыда җәмәгатьчелеккә белдерелә.

Кызыл китап — документ, аның өстендә даими эш алып барыла. 2006 елда ТР Кызыл китабының 2 нче басмасы чыга, аңа умырткалы һәм умырткасыз хайваннарның 258 төре (имезүчеләр — 34, кошлар — 84, сөйрәлүчеләр — 5, җир-су хайваннары — 3, балыклар — 10; умырткасызлар — 122 төр); үсемлекләрнең 377 төре (ябыкорлыклылар — 290, ачыкорлыклылар — 1, абагасыманнар — 11, плаунчалар — 6, наратбашсыманнар — 1, мүкләр — 24, суүсемнәр — 20, лишайниклар — 24) һәм гөмбәләрнең 40 төре керә. ТР территориясендә аерым игътибарга лаек (71 төр), шулай ук юкка чыккан хайваннарның (27 төр) аннотацияле исемлеге китерелә. Кызыл китапка кертелмәгән, әмма республика территориясендә даими күзәтүгә мохтаҗ (хайваннар — 72, үсемлекләр — 142, гөмбәләр 30 төр), сирәк һәм зарарланучан таксоннар исемлеге бирелгән.

Кызыл китапка кертелгән хайваннарны аулау һәм үсемлекләрне җыю дәүләт органнарының махсус рөхсәте белән генә башкарыла.