Татарстан Республикасының хәзерге Әгерҗе районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 69 км, Ижевский Источник (Иж Чишмәсе) пристаненнан 8 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Красный Бор районы Рысово авыл советы, 1956 елдан – Барҗы авыл советы, 1963 елдан – Алабуга районы Салагыш авыл советы, 1966 елдан Әгерҗе районы Салагыш авыл советы составында. Халык саны – 666 кеше (1930 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.