Биографиясе

1895 елның 14 августы, Җидесу өлкәсе Пржевальск шәһәре – 1961 ел.

1914 елда коммерция училищесен (Ташкент), 1915 елда тизләтелгән хәрби училище тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, 4 нче Төркестан укчы полкының рота командиры.

1917 елның ноябрендә Төньяк фронтның Мөселман солдатлар башкарма комитеты комиссары итеп сайлана.

1918 елның гыйнварыннан РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы Эчке Россия мөселманнары комиссариатының хәрби бүлеге мөдире. Татарлар һәм башкортлардан иреклеләр отрядлары оештыру белән шөгыльләнә.

1918 елның апреленнән РСФСР Хәрби эшләр комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби һәйәте әгъзасы; Төркестанга җибәрелә. Төркестан ҮБК әгъзасы, Оренбург фронтының Илецк (Тозтүбә) төркеме штабы башлыгы, Каспий аръягы фронтының хәрби-сәяси штабы әгъзасы. 1919 елның апреленнән Беренче аерым Идел буе татар укчылары бригадасы командиры. Төркестан фронты Революцион Хәрби Советы әгъзасы (1920).

1920–1921 елларда Бохара Халык Совет Җөмһүриятенең хәрби назире (халык комиссары). 1921 елда Төркестан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты һәйәте әгъзасы. Соңрак Төркестан ҮБК каршындагы Авыл хуҗалыгына булышлык итү комитеты рәисе, Урта Азия авыл хуҗалыгы банкы идарәчесе.

1932–1941 елларда Ташкент университетында, Сәмәрканд укытучылар педагогия институтында хәрби әзерлек башлыгы.

Бөек Ватан сугышында 95 нче, 87 нче укчы бригадаларда, 212 нче укчы дивизиядә һәм башка хәрби частьләрдә командир вазифаларын башкара.

Әдәбият             

Шарафутдинов Д.Р. Комбриг Юсуф Ибрагимов. К., 1990;

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. К., 2005.

Автор — Д.Р.Шәрәфетдинов