Эчтәлек

Гарәпчәдән – ике юллы.

Татар әдәбияты белемендә: а) язма һәм сөйләм формаларындагы, көйләп яки көйсез әйтелүче ике юллы шигырьдән торган, тәмамланган шигъри әсәр (2 дән 500 строфага кадәр); б) татар халкының шигъри иҗат жанры (Урта Идел буе татарлары иҗатының лиро-эпик төре). Жанр буларак, XIV–XV йөзләрдә барлыкка килә.

Эчтәлеге белән бәет конкрет тарихи вакыйгаларга һәм тормыш-көнкүреш хәлләренә бәйле. Тематикасы буенча күптөрле, мәсәлән, хәрби-тарихи, солдат бәетләре, крәстиян чуалышлары, хатын-кызларның авыр тормышы, фаҗигале язмышлар турындагы бәетләр, сатирик, юмористик бәетләр һ.б.

Тарихы

Әлеге жанрның беренче үрнәкләре – «Шәһри Болгар бәетләре» һәм «Казан тарихы». Аларда XIII–XIV йөзләрдәге фаҗигале вакыйгалар бәян ителә. Бәет эпик фольклор традицияләренә нигезләнә: мәсәлән, «Шәһри Болгар бәетләре», «Казан тарихы» һәм «Ханәкә солтан бәете» персонажлары арасында төркиләр эпосы образлары Чура батыр (Шорабатыр) һәм Ханәкә солтан зур урын алып торалар.

Бәет жанрының барлыкка килүендә һәм формалашуында шулай ук әкияти-мифологик традицияләр дә зур роль уйнаган («Сак-Сок бәете»). Борынгы төрки (VI–VIII йөзләр) һәм борынгы Шәрык ядкәрләрендәге кебек үк, бәетләрнең күбесенә беренче заттан хикәяләү хас.

Жанрның чәчәк атуы Россиядә һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә фаҗигале вакыйгаларга бай булган XIX йөзгә туры килә. Бу чор беетләре традицион рәвештә берничә тематик төркемгә бүленә: тарихи-сугыш темасына багышланган бәетләр («Рус-француз сугышы бәете»); хатын-кызлар язмышына кагылышлы бәетләр; крәстиян, солдат, батрак, эшчеләрнең авыр тормышын чагылдырган бәетләр; җир һәм ирек, милли һәм дини азатлык өчен көрәш турындагы бәетләр («Урта Тигәнәле бәете», «Урта Әләзән бәете», «Чынлы бәете»).

Бәетләр жанры үсеше XX йөздә дә дәвам итә. 1920 еллардан 1990 еллар башына кадәр иҗат ителгән бәетләр: а) Гражданнар сугышы чоры бәетләре; б) 1920–1930 еллар бәетләре; в) Бөек Ватан сугышы чоры бәетләре; г) сугыштан соңгы еллар бәетләре төркемнәренә бүленә.

Гражданнар сугышы чоры бәетләре дәвернең кискен каршылыкларын чагылдыра, җәмгыятьнең төрле катлау вәкилләре арасында барган канлы бәрелешләр турында сөйли («Гражданнар сугышы бәете», «Җаек суын кичкәндә», «Кызыл көрәшчеләр бәете»). Аларга киеренке характердагы хикәяләү, публицистик пафос, төгәл ритм һәм ачык чагылышлы рифмалар хас.

1920–1930 еллардагы бәетләрдә чорның төп конфликтлары большевиклар һәм аларның дошманнары арасында барган көрәш корбаннары булган аерым кешеләр язмышы аша сурәтләнә («Мирсәет бәете», «Тәзкия матур» һ.б.). Бәет жанры аеруча Бөек Ватан сугышы елларында зур үсеш ала. Сугыш шартларында язма әсәрләр иҗат итү кыенлаша һәм халык иҗатының сөйләм формалары өстенлек ала. Сугыш еллары бәетләрен 2 жанр төркеменә бүләргә мөмкин: лиро-эпик һәм лирик бәетләр. Лиро-эпик бәетләр әдәби үзенчәлекләре буенча традицион тарихи-сугыш темасына багышланган бәетләргә һәм Гражданнар сугышы бәетләренә якын торалар («Кызыл сугышчы бәете», «Мәскәүне саклау бәете»).

Лирик бәетнең барлыкка килүенә геройның катлаулы эчке дөньясын ачып салуны таләп иткән заман сәбәпче; жанрның үсешендә бәет бары тик эпик яки лиро-эпик хикәяләү алымы белән чикләнә алмаган чор башлана. Халык лирикасының һәм язма поэзиянең иҗади принциплары тиз үзләштерелә. Сугыш еллары лирик бәетләре төрле жанрлар – бәетләр, халык җырлары һәм язма поэзиянең үзара бәйләнеше шартларында барлыкка килә («Салих улым», «Ана бәете», «Мин әтине онытмыйм» һ.б.).

XX йөзнең соңгы елларындагы фаҗигаләр, сугышлар, кораллы бәрелешләр бәет жанрының киләчәк үсешен билгели.

Әдәбият

Габделбәдигъ Хуҗа. Халык әдәбияты. Бәетләр. Казан, 1935.

Бәетләр. Казан, 1960.

Урманчеев Ф. Совет чоры бәетләре // Казан утлары. 1966. №6.

Ярми Х. Татар халкының поэтик иҗаты. Казан, 1967.

Урманчеев Ф. Халык авазы. Татар халык бәетләре тарихыннан очерклар. Казан, 1974.

Татар халык иҗаты: Бәетләр. Казан, 1983.

Бәетләр. Казан, 2000.

Урманчеев Ф. Лиро-эпос татар Среднего Поволжья. Казань, 2002.

Автор – Ф.И.Урманчеев