1946 елда Е.К.Завойский, тышкы магнит кыры нуль булганда, энергиянең спин дәрәҗәләре таркалуның ЭПРга тәэсир итүен ача һәм бу ачыш ЭПР спектрларының нечкә һәм үтә нечкә структураларын тикшерүгә нигез сала.

Казан галимнәренең бу өлкәдәге казанышлары арасында:

  • 57Fe изотобы төшенең спины зурлыгын билгеләү (Б.М.Козырев, Н.С.Гарифьянов, Максут М. Зарипов, 1957),
  • рубин кристаллында ЭПР Cr37 спектрын ачыклап аңлату, соңыннан бу ачыш мазерлар һәм лазерлар уйлап табуда зур роль уйный (Максут М. Зарипов, Ю.Я.Шамонин, 1956),
  • төрле кристалларда тимер төркеме ионнарын (Максут М. Зарипов, В.А.Уланов һ.б.) һәм сирәк мәгъдән ионнарын (Л.Я.Шекун һ.б.) өйрәнү,
  • рентген нурланышы йогынтысында хасил булган ЭПР-үзәкләрен (парлашмаган s-электронлы) өйрәнү (В.Г.Степанов һ.б.).

ЭПР тышкы электр кырларында һәм югары басым астында тикшерелә (М.М.Заитов), тимер төркеме ионнарыннан кластерлары булган катлаулы нәорганик комплекслар өйрәнелә (Ю.В.Яблоков һ.б.).

Алмаштыру кластерларын тикшерү нәтиҗәләре Ю.В.Яблоков, В.К.Воронкова, Л.В.Мосинаның «Алмаштыру кластерларының парамагнит резонансы» («Парамагнитный резонанс обменных кластеров», М., 1988) монографиясендә гомумиләштерелә.

Парамагнитик үзәкләренең электрон төзелеше теориясе уңышлы үстерелеп килә (Б.З.Малкин, А.М.Леушин, М.В.Ерёмин һ.б.).