- РУС
- ТАТ
инженер-механик, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1971 ел), ТАССРның атказанган нефтьчесе (1989 ел)
1930 елның 22 ноябре, Буа районы Недремаевка авылы – 2002 елның 20 феврале, Лениногорск шәһәре.
Әзәрбайҗан индустриаль институтын тәмамлаганнан соң (1953 ел), Әзәрбайҗан ССР нефть промыселларында инженер, өлкән инженер.
1956–1961 елларда «Татбурнефть» (Лениногорск шәһәре) тресты тампонаж конторасының торба-турбиналар цехында инженер, җитәкче.
1961–1963 елларда Лениногорск үзәк ремонтлау-механика заводында баш инженер, 1963–1965 елларда директор.
1965–1992 елларда «Татнефть» ҖБнең «Лениногорскбурнефть» бораулау эшләре идарәсендә баш механик.
Дәүләт бүләге бораулау җайланмаларын һәм чәчрәүләрне киметү җиһазларын булдырганы һәм сәнәгатьтә үзләштергәне өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.