Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, аучылык, күн аяк киеме җитештерү, кирпеч сугу.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет (1836 елдан мәгълүм), мәктәп, икмәк саклау-сату кибете, тегермән бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1936 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Аккүз авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Лена” колхозы оештырыла. 1963 елда “Гранит” колхозы (Аккүз авылы) составында. 1985 елда “Чишмә” колхозы аерылып чыга (Чишмә авылы һәм Меңнәр авылы керә). 1995 – 2006 елларда “Чишмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елда “Чишмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм “Ахун” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә берләшә.

Халкы күбесенчә “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда җидееллык, 1967 елда – сигезьеллык итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә).

Авылда клуб, китапханә, балалар бакчасы (Иҗтимагый үзәк бинасында урнаша, 2011 елда ачыла), тулы булмаган урта мәктәп бар.

Авыл янында мезолит, неолит чорлары, буралы курган, Пьянобор культуралары археология истәлекләре табыла.

Халык саны

1795 елда – 175,
1859 елда – 440,
1870 елда – 505,
1884 елда – 551,
1897 елда – 699,
1906 елда – 761,
1913 елда – 821,
1920 елда – 818,
1926 елда – 692,
1938 елда – 624,
1949 елда – 380,
1958 елда – 367,
1970 елда – 516,
1979 елда – 434,
1989 елда – 279,
2002 елда – 270,
2010 елда – 267,
2015 елда – 243 кеше (татарлар).