Биографиясе

1942 елның 8 августы, Алексеев районы Түбән Тигәнәле авылы — 2021 елның 28 марты.

Чуаш советлар-партия мәктәбен тәмамлый (1973).

1960–2009 елларда Алексеев районының «Алга» колхозында эшли: механизатор, баш икътисадчы (1973 елдан), рәис (1977 елдан).

Хәлилов җитәкләгән елларда колхозда җитештерү-техник һәм социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла; Түбән Тигәнәле, Урта Тигәнәле авылларында электр, газ, телефон кертелә. 2008 елга бөртекле ашлык җитештерү 2,2, сөт — 1,9, ит — 2,9 тапкыр арта. Бөртеклеләрнең уңышы 1 га елдан 11 ц елдан 50,5 ц га кадәр, уртача еллык савым һәр сыердан 2382 кг нан 5003 кг га кадәр арта.

Бүләкләре

«Татарстан Республикасы алдынгы казанышлары өчен» ордены, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Алексеев районының мактаулы гражданы (2002).