Идел елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 16,5 км. Бассейнының мәйданы 161,4 км2. Идел буе калкулыгыннан, Кама Тамагы районында ага. Елга башы Ясная Звезда авылыннан 2 км көнчыгыштарак һәм Якты Алан авылыннан 3 км көнбатыштарак урман массивында, тамагы Тәмте авылыннан көнчыгыштарак. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычының терәү сулары астында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%. Нигездә, урманнар ерымнарда, Шарманка һәм аның кушылдыкларының текә сөзәклекләрендә сакланган.

Елганың 1,2 дән 11,5 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар, иң зурлары: Чирмеш (Черемиска) (9,3 км), Морковка (10,3 км) – уң, Мордвасу (11,5 км) – сул кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,055 м3/с. Җәен суы иң аз вакытта елганың аерым урыннары кибә.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.