Биографиясе

1931 елның 19 феврале, Ставрополь крае Благодарное авыл — 2015 елның 16 ноябре, Казан.

Новороссийск суднолар ремонтлау училищесен (1946), 2 нче Ленинград артиллерия училищесен (1952), Хәрби артиллерия академиясен (Ленинград, 1964) тәмамлый.

1949 елдан — СССР Кораллы Көчләрендә. 1952–1959 елларда Балтыйк буе хәрби округында разведка взводы командиры, дивизиядә разведка башлыгы, батарея командиры.

1964–1983 елларда Ерак Көнчыгыш хәрби округында, 1977–1983 елларда 51 нче утрау (Сахалин һәм Курил утраулары, Камчатка, Чукотка ярымутраулары; Магадан өлкәсе) армиясенең ракета гаскәрләре һәм артиллерия командующие.

1983–1989 елларда Казан ракета гаскәрләре югары хәрби инженер-командирлар училищесе башлыгы. Венгрия махсус операцияләрендә (1956), СССР белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дәүләт чикләрен саклау өчен барган сугыш хәрәкәтләрендә (1976, 1978) катнаша.

1989 елдан — запаста. Казанда яши. 1991–1994 елларда ТР Запастагы офицерлар белемен күтәрү төбәк үзәге белән җитәкчелек итә.

1997–2003 елларда Россия Армия, оборона сәнәгате һәм хәрби укуларга булышлык күрсәтү хәрәкәте иҗтимагый-сәяси оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисе, 1995 елдан ТРның Сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт комитеты президиумы әгъзасы.

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.