- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 28 км көньяк-көнбатыштарак, Куак елгасы (Чишмә елгасының уң кушылдыгы) бассейнында урнашкан
Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Суркино Батрак исеме белән дә билгеле. Җирле халык телендәге исеме – Патраклы.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, йон тетү һәм киез-киез итек басу кәсепчелеге таралган була.
1896 ел мәгълүматларына караганда, авылда волость идарәсе урнаша, укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1896 ел, 1910 елда чиркәү-приход мәктәбенә үзгәртелә), 3 су тегермәне (1896, 1897 еллар), 2 вак-төякләр кибете эшли, XX йөз башында − волость идарәсе, кредит ширкәте, чиркәү-приход мәктәбе, 3 су тегермәне.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2085 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Ивановкасы волосте үзәге булып тора. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны Чыршылы волосте составында.
1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.
Хәзер Иске Суркино авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Вязовка” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.П.Илюхин), 1953 елда “Сабанчы” колхозы (Яңа Суркино авылы) белән берләшеп “Правда” колхозына үзгәртелә.
1958 елда “Правда”, “Канаш”, “Трактор” колхозлары “Трактор” колхозына берләшәләр. (үзәк – Алешкино авылында). 1962 елда Иске һәм яңа Суркино авылларында “Рассвет” колхозы оештырыла, ул Калинин исемендәге колхоз белән берләшә (Васильевка, Улаклы Чишмә авыллары).
1988 елда Калинин исемендәге һәм “Рассвет” колхозлары яңадан аерыла.
Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1928 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1939 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1959 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1996 елда яңа бина төзелә).
Авылда балалар бакчасы (1996 елдан), мәдәният йорты, китапханә бар. Мәдәният йорты каршында “Сеспел” фольклор ансамбле эшли (1975 елдан, 1991 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – З.В.Алексеева).
Авыл территориясендә төзекләндерелгән “Учук” чишмәсе бар.
1795 елда – 79,
1834 елда – 382,
1859 елда – 494,
1883 елда – 618,
1889 елда – 780,
1897 елда – 949,
1910 елда – 1058,
1916 елда – 1039,
1920 елда – 918,
1926 елда – 984,
1938 елда – 1012,
1949 елда – 1005,
1958 елда – 1150,
1970 елда – 1135,
1979 елда – 856,
1989 елда – 617,
2002 елда – 799,
2010 елда – 831,
2015 елда – 792 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.