Татарстан Республикасы Югары Советының 1993 ел 2 март карары нигезендә оештырыла.

Эшчәнлеген 1994 елның 22 августында башлый.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә тармакара килештерү һәм көйләү эшләрен гамәлгә ашыра.

Дәүләт комитеты составына Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының хакимият башлыклары каршындагы яшьләр эшләре бүлекләре, Балигъ булмаганнарны социаль-хокукый яклау үзәге, Республика яшьләр хезмәт биржасы, балалар һәм яшьләр оешмалары керә.

Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм РФнең Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетына буйсына.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына тапшырыла.

Рәисе — М.М.Бариев (1994–2001 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов