Биографиясе

1940 елның 22 декабрендә Украинаның Днепропетровск шәһәрендә туган.

Ленинград музыка һәм кинематография институтын тәмамлаганнан соң (1969), Казан Яшь тамашачылар театрына куючы режиссёр итеп чакырыла, 1974–1987 елларда шул театрның баш режиссёры.

1988 елдан Австралиядә яши.

Иҗаты

«Тере портрет» («Живой портрет», Морето-и-Кабанья, 1970), «Кояш астындагы йорт» («Дом под солнцем», Т.Г.Ян), («Золушка», Е.Л.Шварц, 1971) кебек беренче эшләреннән үк Верзубның режиссёр буларак ачык, якты театр формаларына тартылуы, иҗат ысулларының балалар театры үзенчәлекләренә туры килүе күренә. Аның спектакльләре динамизм, музыкальлек, мизансценаларның пластиклыгы, пьесадагы төп персонажлар образларын ачканда көтелмәгән алымнар кулланылуы белән аерылып тора. Верзуб тарафыннан куелган «Ә Воробьёв тәрәзә ватмады...» («А Воробьёв стёкла не выбивал...», Ю.Я.Яковлев, 1972 елда иң яхшы балалар спектакле буларак бәяләнә һәм Үзәк телевидениедән (Мәскәү) күрсәтелә) һәм «Полк улы» («Сын полка», В.П.Катаев, 1972) спектакльләрендә яшүсмерләрнең катлаулы кичерешләрен бик нечкә тоюы сиземләнә. «Пеппи-Озыноек» («Пеппи-Длинныйчулок», А.Линдгрен, 1973) спектакле театр тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә.

Эстрада-цирк спектакле жанрында куелган, бәйрәмчә театраль тамаша формасындагы бу спектакль яшүсмернең дөньяга карашын, олылар яшәешенә мөнәсәбәтен чагылдыра. В.А.Аграновский әсәре буенча куелган, балалар арасындагы җинаятьчелекнең сәбәпләре, әхлакый тәрбия бирүдә гаилә һәм мәктәпнең җаваплылыгы проблемаларын күтәргән «Малаховны туктатыгыз!» («Остановите Малахова!», 1977) спектакле җәмәгатьчелектә киң резонанс тудыра. А.В.Вампиловның «Шәһәр читендә очрашу» («Свидание в предместье», 1974), А.М.Володинның «Сөйгәннәрегез белән аерылышмагыз» («С любимыми не расставайтесь», 1980), В.Шекспирның «Җәйге төндә кергән төш» («Сон в летнюю ночь», 1982), А.А.Дударевның «Сайлау» («Выбор», 1983) әсәрләре буенча куелган спектакльләрендә сәхнәдә символик метафораны һәм тирән психологик анализны табигый рәвештә берләштереп, хәзерге заман иҗтимагый тормышы мәсьәләләрен күтәрә, шәхес һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәтләре диалектикасын ача, әхлакый кыйммәтләрне саклау зарурлыгын дәлилләп күрсәтә.

Театр репертуарында «Бумбараш» (Ю.Ч.Ким, В.С.Дашкевич, 1980), «Казан университеты» (Д.Вәлиев, ике редакциядә – 1980 һәм 1981), «Китәм инде» («Под знаком Марса», Р.Хәмид, 1984) спектакльләре әһәмиятле урын алып тора. Театрның сәнгать җитәкчесе буларак, Верзуб труппаның профессиональ дәрәҗәсен күтәрүгә омтыла, актёрларның иҗади үсүен кайгырта, нәкъ менә аның спектакльләрендә З.А.Петрова, Е.С.Царьков, Н.М.Кочнева, В.А.Фейгин кебек актёрларның талантлары ачыла.

Верзуб тарафыннан куелган спектакльләр берничә тапкыр Бөтенроссия театр фестивальләрендә күрсәтелә (1970, 1972, 1982).

Верзуб тарафыннан куелган башка спектакльләр: «Язның 30 апрель көне» («Весенний день 30 апреля», А.Г.Зак, И.К.Кузнецов, 1973), «Принц һәм теләнче» («Принц и нищий», М.Твен, 1977, Ю.А.Благов белән берлектә), «Могҗиза тудыручы» («Сотворившая чудо», У.Гибсон, 1979), «Рядовойлар» («Рядовые», А.А.Дударев, 1985).

Әдәбият

Благов Ю. Казанский театр юного зрителя. Казань, 1986.

Автор – Ю.А.Благов