Биографиясе

1853 елның 6 ноябре — 1918 елның 3 декабре, Казан.

1870 елда Тәтеш өяз училищесен тәмамлый.

Балахнино приход училищесендә, Биләр, Казанның 2 нче һәм 7 нче башлангыч училищеләрендә укыта; 1884 елдан университет басмаханәсе башлыгы.

1885 елдан беренчеләрдән булып Россиядә халык аеклыгы өчен көрәш башлый. Эчкечелекнең зыяны турында бәян ителгән, берничә тапкыр басылган «Шәраб — кеше һәм аның нәселе өчен агу» («Вино для человека и его потомства — яд», М., 1888; 21 нче басма, 1914) брошюрасы авторы. Л.Н.Толстой белән хат алыша. Толстой Соловьевка эчкечелеккә каршы китаплар чыгарырга ярдәм итә, ул «Без, А.Т. [Соловьёв] белән Россиядә беренчеләрдән булып эчкечелеккә каршы көрәш башладык», — ди. Казан аеклар җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм рәисе, аның җитәкчесе буларак, Туриндагы Бөтендөнья сәнәгать күргәзмәсендә Зур көмеш медальгә лаек була (1911). «Казан шәһәрендә авыр хәлдә калган хатын-кызларны яклау җәмгыяте»нең 1 нче рәисе (1900).

1886–1890 елларда «Справочный листок» газетасы, 1896–1917 елларда «Деятель» журналы мөхәррире, 1905–1915 елларда «Русь православная и самодержавная» газетасы мөхәррире һәм нашире.

Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителгән китаплар каталогын төзи. Аның 2 нче басмасы Н.Ф.Катанов әзерләгән Шәрекъ бүлеге китаплары каталогы, авторлар, тәрҗемәчеләр һәм наширләрнең алфавит тәртибендә төзелгән исемлеге белән тулыландырыла.

Революциягә һәм либераль реформаларга каршы була, «Рус халкы берлеге» лидеры А.И.Дубровин тарафдары.

1905–1917 елларда «Рус җыены»ның Казан бүлеге рәисе. Бөтенроссия монархистлар съездларында һәм киңәшмәләрендә катнаша. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында яралы сугышчыларга һәм качакларга ярдәм оештыручыларның берсе.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң сәяси һәм иҗтимагый эшләрдән ераклаша, кулга алына.

Бүләкләре

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, Александров тасмасында көмеш медаль, Кызыл Хач билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Друг школы: Первая книга после азбуки. М., 1890.

О табаке: Средство избавиться от многих болезней. Казань, 1910.

К вопросу о борьбе с пьянством, преступностью и нищенством. О домах трудолюбия. Казань, 1914.

Әдәбият

Алексеев И.Е. На страже Империи. Казань, 2006. Выпуск 1.

Воинство Святого Георгия (жизнеописания русских монархистов начала XX века). СПб., 2006.

Автор – И.Е.Алексеев