Биографиясе

1946 елның 6 декабрендә Казан шәһәрендә туган. Ә.Бикчәнтаевның улы.

1969 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан төзүче-инженерлар институтында эшли. 1975 елдан Казан университетының дифференциаль тигезләмәләр кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары тәртиптәге дифференциаль тигезләмәләр өчен һәм Риманча өслекләр өчен кырый мәсьәләләрне тикшерүгә карый.

Теләсә нинди укмашмаган Риманча өслекләрдә аналитик функцияләр теориясенең төп кырый мәсьәләләрен тикшерү ысулларын эшли, даими коэффициентлы югары дәрәҗәдәге сызыкча дифференциаль тигезләмәләр өчен кырый мәсьәләләрнең чишелеш формуласын, шулай ук сингуляр интеграл операторларның әйләндерү формуласын һәм ачык Риманча өслек өчен Клиффорд теоремасының аналогын уйлап таба.

Хезмәтләре

Дифференциальные краевые задачи для эллиптических систем первого разряда на римановых поверхностях // Дифференциальные уравнения. 1987. Т. 23, № 10.

Задача Римана и конечнолистной римановой поверхности бесконечного рода // Математические заметки. 2000. Т. 67, выпуск 1.

Интегральные операторы И.Н.Векуа на римановой поверхности // Математические заметки. 2001. Т. 69, выпуск 1.