Фәтхелькадыйр. Кабер ташы. Таш. Уеп ясалган бизәк

Арча районы Унбаш авылы

Гадәттә эпитафия үлемнең котылгысызлыгы турында уйланулардан, мәрхүмнең исеме һәм кыскача тормышын тасвирлаудан, мәрхүмнең исәннәргә мөрәҗәгатеннән гыйбарәт.

Баштарак ташка, мәрмәргә, металлга рун язуы белән язганнар. Иң борынгы төрки эпитафияләр VI–VIII йөзләрдән билгеле. Себердә, Урта Азиядә (Кыргызстан), Монголиядә табылалар. Төркиләр тарафыннан ислам кабул ителгәч, эпитафияләр гарәп язуы белән языла башлый. Эпитафия ядкәрләре Караханилар ханлыгы (XII йөз), Алтын Урда территорияләрендә табылалар. Алтын Урда таркалгач, кабер ташларына язу сизелерлек кими. XV йөз ахырыннан Казан, Кырым ханлыкларында, Шәйбанилар дәүләтендә чираттагы күтәрелеш кичерә.

1552 елда Казан ханлыгы яулангач, кабер ташларына язу кабат кими һәм XIX йөз ахырында гына яңадан үсеш ала. Эпитафияләрне өйрәнүгә Х.Фәезханов, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Рәхим, Ф.Хәкимҗанов һ.б. өлеш кертәләр.

Әдәбият                

Әхмәтҗанов М. Ташбилгеләргә язылган татар әдәбияты үрнәкләре. К., 2011; 

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.-Л., 1960; 

Хакимзянов Ф.С. Язык эпитафий волжских булгар. М., 1978.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов