- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Кылна елгасы бассейнында, Тәтеш шәһәреннән 21 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантоны Борындык волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Федоровка авыл җирлегендә.
1928 елда «Красная звезда» колхозы оештырыла. 1940 еллардан авылда – «Киятский» совхозының (үзәк утары – хәзерге Буа районының Кыят авылы) «Красная Звезда» бүлекчәсе, 1968 елдан – «Звезда» (үзәк утары – Алекина Поляна авылы), 1969 елдан – «Тетюшский» совхозлары, 1970 елдан «Байрак» хуҗалыгы эшли.
А.Н.Вёшкин (1937 елда туган) – механизатор, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.
1926 елда – 42,
1938 елда – 114,
1949 елда – 120,
1958 елда – 256,
1970 елда – 151,
1979 елда – 136,
1989 елда – 22,
2002 елда – 5,
2010 елда – 2,
2021 елда – 1 кеше (мордва).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.