- РУС
- ТАТ
нефтьче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1962)
1917 елның 3 октябре, БАССР ның Дәүләкән авылы — 1990 елның 24 октябре, Мәскәү.
Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1940), «Татнефть» трестында эшли, баш инженер (1957 елдан).
1963 елдан ТАССР ХХСның нефть сәнәгате идарәсе башлыгы.
1965 елдан СССР нефть сәнәгате министры урынбасары.
1970 елдан Бөтенсоюз нефть һәм газ чыгаруны икътисади оештыру фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) директоры.
Мингәрәев җитәкчелегендә Татарстанның күп кенә нефть чыганаклары ачыла.
Дәүләт бүләге нефть ятмаларын контур эченә су кудырып эшкәртүнең яңа системасын эшләгәне һәм аны Ромашкино нефть чыганагында кулланганы өчен бирелә.
1959–1967 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.