- РУС
- ТАТ
шагыйрь, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996)
1940 елның 25 феврале, БАССРның Кушнаренко районы Тартыш авылы — 2018 елның 13 сентябре.
Башкорт университетын тәмамлый (1967).
1965–1987, 1992–2002 елларда «Кызыл таң» (Уфа шәһәре) газетасында, 1987–1992 елларда «Сәнәк» журналында әдәби хезмәткәр, баш мөхәррир урынбасары.
Һидиятуллин поэзиясендә туган як пейзажлары һәм якташлар образлары сурәтләнә. «Хәерле иртә» (Уфа, 1983), «Хәерле көн» (Уфа, 1997) җыентыкларына кергән шигырьләре күргән һәм яшәгән вакыйгаларны эмоциональ аңлау, дөньяга фәлсәфи караш белән сугарылган.
Гомәрова Г. Рим Идиятуллин иҗаты: шагыйрь турында сәхифә. Уфа, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.