Тарихы

Авылга 1697 ел тирәсендә нигез салына. Беренче исеме – Ишмәт.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек, терлекчелек.

1905 елда авылда өченче җамигъ мәчет төзелә (архитектура истәлеге; юкка чыккан). 1914 елда Б.Х.Сөләймәнов акчасына мәдрәсә төзелә, 1915 елда мәктәп ачыла.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, 2 мәктәп, су тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерчелек, мануфактура һәм 11 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3398 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Кыязлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда Яңа Кыязлы һәм Иске Кыязлы авылларында Вахитов исемендәге колхоз оештырыла (үзәк утар Иске Кыязлы авылында). 1994−2008 елларда Вахитов исемендәге күмәк предприятие. 2013 елдан “Сөлчә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Сөлчә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, ындыр табагында эшли, сөт терлекчелеге, дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык (1953 елда яңа бина төзелә), 1963 елда – сигезеллык (яңа бина төзелә), 1966 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1976 елда яңа бина төзелә).

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы (2016 елдан мәктәпкә кушыла), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, 3 мәчет (1996, 1999 һәм 2000 елларда ачылалар).

Авыл янында Имәнкискә культурасына караган 3 археология истәлеге (авыллыклар) табыла.

Күренекле кешеләре

Н.Б.Бакиров (1944 елда туган) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Х.К.Кәлимуллин (1924 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, Октябрь Революциясе, I дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 110 ир заты;
1859 елда – 1430,
1897 елда – 2425,
1908 елда – 2518,
1922 елда – 2300,
1926 елда – 1707,
1949 елда – 928,
1958 елда – 1143,
1970 елда – 1516,
1979 елда – 1300,
1989 елда – 1055,
2002 елда – 1038,
2010 елда – 964,
2015 елда – 981 кеше (татарлар).