Биографиясе

1930 елның 19 ноябре, Ташкент шәһәре – 2016 елның 4 июне, Мәскәү.

Әнисе ягыннан сәүдәгәр Яушевлар нәселеннән.

Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институты Якын Көнчыгыш факультетының гарәп бүлеген тәмамлый (1954).

Журналистлык эшчәнлеген 1953 елда «Вечерняя Москва» газетасында башлый, 1954–1957 елларда «Международная жизнь» журналында эшли, 1957–1959 елларда «Восточная лира» нәшриятында мөхәррир, «Современный Восток» журналының гарәп илләре һәм Африка бүлеге мөхәррире, 1959–1962 елларда СССР Министрлар Советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитетында.

1962–1963 елларда СССР Дәүләт телерадиосының «Соңгы хәбәрләр» («Последние известия») редакциясендә халыкара мәгълүмат комментаторы, 1968 елларда СССРның эчке радиотапшырулар төп пропаганда редакциясендә халыкара бүлекнең баш мөхәррире урынбасары.

1968–1974 елларда Ливанда Совет радио һәм телевидениесенең хәбәрчеләр пункты мөдире (эшчәнлек өлкәсенә Сүрия, Иордания, Кипр, Гарәбстан ярымутравы илләре дә керә).

1974 елдан СССРның Үзәк телевидение һәм радиотапшыруларының сәяси күзәтүчесе.

1990 елдан Швейцариядә хәбәрчеләр пункты мөдире.

1992 елдан «Евразия» иҗат берләшмәсе, 1993–1996 елларда «Останкино» телекомпаниясендә «Халыкара программалар» берләшмәсе (Мәскәү) директоры.

Иҗаты

Сәйфел-Мөлековның журналистлык иҗатының төп темасы — Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренең хәзерге хәлен яктырту.

1965 елдан Үзәк телевидениедә «Яңалыклар эстафетасы» («Эстафета новостей»), «Вакыт» («Время») программаларында чыгыш ясый башлый. Дәүләт җитәкчеләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләреннән интервью ала, Мисыр президенты Г.А.Насер, Иордания короле Хөсәен, Палестина лидеры Я.Арафат, Сүрия президенты Х.Әсад, Әфганстан җитәкчеләре Н.М.Таракый һәм М.Нәҗибулла, Иран рухани лидеры Хөмәйни, Куба җитәкчесе Ф.Кастро һ.б. белән очраша.

Үзәк телевидениенең 1 нче каналындагы «Бүгенге дөньяда» («Сегодня в мире») программасын оештыручыларның берсе һәм даими алып баручысы, аның төп халыкара программаларында чыгыш ясый.

Очерк һәм мәкаләләре Россиянең әйдәп баручы көндәлек матбугатында басыла, «Гыйрак республикасының барлыкка килүе» («Рождение Иракской республики», М., 1958), «Гыйрак бүген һәм иртәгә» («Ирак сегодня и завтра», М., 1960), «Африкада Португалия колонияләре» («Португальские колонии в Африке», М., 1961) һ.б. китаплар авторы.

Халыкара темага кагылышлы 30 дан артык публицистик һәм документаль фильм төшерә. «Алар ирек яуладылар. Алжир хроникасы» («Они завоевали свободу. Хроника Алжира»), «Якын Көнчыгыш: сынаулар вакыты» («Ближний Восток: время испытаний») телефильмнары сценарийлары өчен РСФСРның бертуган Васильевлар исемендәге дәүләт бүләге (1978); Әфганстан турындагы «Җир реформасы» («Земельная реформа»), «Әфганстан. Революция дәвам итә» («Афганистан. Революция продолжается»), «Апрельдә ике көн. Революция турында репортаж» («Два дня в апреле. Репортаж о революции»), «Әфганстан. Кызу кыш» («Афганистан. Жаркая зима») документаль-публицистик кино- һәм телефильмнары сериясе өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1981).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Почёт орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2001.

Автор – Г.С.Сабирҗанов