- РУС
- ТАТ
җир кабыгында әйләнә-тирәдәге токымнардан ачык чикләнүче минераль матдәләрнең табигый яки техноген тупланышы
Ятмалар сәнәгый (эшкәртү өчен икътисади әһәмиятле) һәм сәнәгый булмаган, руда (металлар), руда булмаган (кыйммәтле ташлар, ком, балчык һ.б.) һәм янучаннарга (нефть, газ, битум, сланецлар, күмер, торф) бүленәләр.
Табылу формасы буенча каты, сыек һәм газсыман булалар; геометрик формасы буенча — изометрик (штоклар, оялар), баганасыман, плитәсыман (тамырлар, катламнар) һәм катлаулы (штоклар, баскычлы тамырлар); генетик формалашу үзенчәлекләре буенча — структур (җыелма, моноклиналь һ.б.), литологик, стратиграфик, рифоген һәм катнаш типта.
Татарстан территориясендә нефть, битум, балчык, казылма күмерләр, төзелеш материаллары ятмалары һ.б. бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.