- РУС
- ТАТ
Якутия. Россия Федерациясе субъекты
Себернең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Ерак Көнчыгыш федераль округы составында урнашкан.
1922 елда Якутск АССР буларак оештырыла, 1990 елдан – Якутск – Саха ССР, 1991 елдан хәзерге исеме. Мәйданы – 3103,2 мең кв. км. Үзәге – Якутск шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 4883 км көнчыгыштарак урнашкан).
Халкы – 959689 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 8122 кеше (1939 елда – 4420, 1959 елда – 5172,1970 елда – 7678, 1979 елда – 10976, 1989 елда – 17478, 2002 елда – 10768 кеше). Алар, башлыча, Якутск шәһәрендә, Алдан, Амга, Мирный һәм Олекминск районнарында яшиләр.
Республика территориясенә беренче татарлар XVII йөздә төбәкне Рус дәүләте тарафыннан колонизацияләү чорында тылмачлар, XVIII–XIX йөзләрдә көчләп күчерелгәннәр буларак килеп урнашалар.
XX йөз башында Олекминск һәм Якутск шәһәрләрендә мөселман гыйбадәтханәләре һәм рус-татар мәктәпләре эшли. Татарлар 1920 елларда да төбәкнең табигый байлыкларын сәнәгый үзләштерү белән бәйле рәвештә актив күченәләр.
Хәзерге вакытта Якутиядә берничә мөселман оешмасы эшли: Якутск мөселман җәмгыяте (1997 елдан), Мирный шәһәрендә – «Ислам» җәмгыяте (2006 елдан, рәисе – И.Әскәров), Алдан шәһәрендә (рәисе – Г.Бәдретдинов), Нерюнги шәһәрендә (рәисе – Д. Нәфыйков), Табага һәм Хандыга поселокларында. Мәчетләр һәм гыйбадәтханәләр бар.
Якутскта «Якташ» татар‑башкорт мәдәни үзәге эшли (1990 елдан, җитәкчесе – А.Ш.Рәхмәтуллин). Аның башлангычы белән Республика Милли китапханәсендә татар һәм башкорт телләрендә китап фонды булдырыла. Якутск шәһәрендә Корбан бәйрәме, Нәүрүз, Сабан туе, Ураза бәйрәме үткәрелә.
Саха Республикасында:
Социалистик Хезмәт Герое С.С.Кәримова, тарихчы Ш.Ф.Мөхәммәдьяров, медицина фәннәре докторы Н.С.Ягьяның тормышы һәм эшчәнлеге Саха Республикасы белән бәйле.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.