Эчтәлек

Синодның 1842 ел 25 июне билгеләмәсе буенча оештырыла, 8 ноябрьдә тантаналы рәвештә ачыла.

Нигезләнү вакыты буенча Россиядә дини академияләрнең дүртенчесе санала һәм соңгысы була; Киев, Мәскәү, Санкт-Петербург академияләре үрнәгендә эшли. Кабул ителүченең кайсы катлауга каравы исәпкә алына торган уку йорты була, аңа дини семинарияләрне иң яхшы тәмамлаучылар, башлыча, Идел буе, Себер, Урал, Кавказдан, чорына карап «юллама» («разнарядка») яисә имтиханнар нәтиҗәсендә кабул ителә. Студентларның күпчелеге «казна хисабына» укый, академия бинасында урнашкан тулай торакта яши.

1872 елга кадәр студентлар ике елга бер тапкыр, соңрак ел саен кабул ителә. Чыгарылышы, гадәттә, якынча 30 кешедән тора, иң азы — 17 (1852 елда), иң күбе — 65 кеше (1901 елда).

XIX йөз ахыры — XX йөз башында студентлар арасында Идел буе халыклары вәкилләре — чуаш, мари, керәшен татарлар, шулай ук чит илләрдән — Госманлылар империясеннән, Австро-Венгрия, Болгария, Сербия, Черногория, Япония православие чиркәүләреннән студентлар килә башлый.

Академиянең төп максаты дини уку йортлары өчен укытучылар әзерләү була. Академияне тәмамлаучылар 6 ел семинарияләрдә һәм дини училищеләрдә эшләргә тиеш булалар, дини һәм шулай ук гомуми белем бирү циклыннан теләсә нинди фәнне укыталар. Уңышлы тәмамлаучыларга — «дин белеме кандидаты» исеме, иң яхшыларына (1870 елга кадәр) — дин белеме магистры гыйльми дәрәҗәсе бирелә (соңрак гыйльми дәрәҗә бирү өчен диссертация якларга кирәк була). Казан руханилар академиясе советы шулай ук дин белеме, чиркәү тарихы, чиркәү хокукы докторы гыйльми дәрәҗәсен дә бирә.

1842 — 1870 елларда академия дини уку йортларының 1814 елгы Уставына туры китереп эшли: укыту эшчәнлегенең барлык яклары да Синодның катгый күзәтчелеге астында алып барыла; ректор, профессорлар һәм укытучылар билгеләнеп куела, студентлар кабул итү, уку программалары катгый тикшерелә. Устав студентларның белгечлекләргә бүленүен билгеләми, ләкин 1852 елда Казан руханилар академияседә Россиядә исламга, буддизмга, раскольниклыкка һәм мәҗүсилеккә (чуаш-чирмеш) каршы бүлекчәләр белән бердәнбер миссионерлык бүлеге оештырыла; соңгысы бары 2 ел гына эшли. 1869 елның 30 июнендә расланган дини академияләр уставы 1863 елгы университетлар уставы йогынтысында төзелгән була һәм киң автономия, ректор, инспектор, профессорларның сайланылуын, студентларның хокуклары киңәюен, аларның өч бүлек буенча (дин белеме, чиркәү тарихы һәм чиркәү-гамәли) белгечлекләр алуын күздә тота. Миссионерлык бүлеге бетерелә, миссионерлык буенча фәннәрне студентлар үзләре сайлап кына өйрәнә башлыйлар.

Император Александр III нең контрреформалар рухындагы яңа, 1884 елның 15 августы Уставы катгый административлаштыруны яңадан торгыза; моннан тыш, академия белән идарә итүдә әйдәп баручы рольне епархия архиерее уйный. Бүлекләр кыскартыла, уку фәннәренең күпчелек өлеше мәҗбүригә әверелә. Белгечлекләр аерымлана, алар бары 4 фәнне үз эченә ала — тел-педагогика һәм дин белеме-канунлаштыру (изгеләштерү), шулай ук монгол-калмык һәм татар-төрек бүлекчәләре белән миссионерлык бүлеге кертелә. Болар Көнчыгышны өйрәнүнең фәнни потенциалын саклап калырга мөмкинлек бирә, ләкин кадрлар әзерләү дәрәҗәсе түбән була, чөнки махсус фәннәрне укытуга сәгатьләр аз бирелә.

1905 елның 30 ноябрендә дини академияләр өчен автономияне кире кайтаручы (1909 елның 3 февралендә бетерелә) Вакытлы кагыйдәләр кабул ителә.

1910 елгы Устав (1911 елда үзгәртүләр белән) иң реакцион нигезләмә булып санала, ул дөньяви профессорларны һәм ак руханиларны академиядән кысрыклауга, гомуми белем фәннәрен кыскартуга һәм аларны галим монахлар кулына бирүгә юнәлтелгән була.

Бу күрсәтмәләр гамәлгә ашмый, һәм Казан руханилар академиясе 1917 елга үзенең фәнни потенциалын саклап кала.

1917 елның 8 маенда янә академиянең автономиясен кире кайтаручы Вакытлы кагыйдәләр кертелә. Чиркәүне дәүләттән аеру турындагы декретка туры китереп, академия дәүләт уку йорты статусын югалта, шуңа карамастан ул чиркәү учреждениесе буларак та теркәлми, ләкин 1918–1921 елларда эшләвен дәвам итә; җитәкчелек хөкүмәтнең дингә каршы сәясәтендәге һәм совет законнарындагы җитешсезлекләрдән уңышлы файдалана.

Казан руханилар академиясе Синодтан зур булмаган субсидия ала, рәсми рәвештә дипломнар (1919–1920 елларда — якынча 20), гыйльми дәрәҗәләр бирә.

1921 елның апрелендә ректор һәм 32 укытучы кулга алынганнан соң ябыла.

Академиянең уку процессы һәм фәнни эшчәнлегенең үсешендә аның ректорлары — Григорий (Митькевич) (1844–1851), Агафангел (Соловьёв) (1856–1857), Иоанн (Соколов) (1857–1864), Никанор (Бровкович) (1868–1871), А.П.Владимирский (1871–1895) зур роль уйный.

Антоний (Храповицкий) (1895–1900) ректор булган елларда академиядә студентлар саны 3 тапкыр арта, хәтта башкала семинарияләрен тәмамлаучылар да килә башлый.

Соңгы ректор, Анатолий (Грисюк) (1913–1921), 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә (законсыз дини эшчәнлеге өчен).

Казан руханилар академиясе оештырылганнан соң тиз арада зур фәнни үзәккә әверелә. Академия галимнәре үз эшчәнлекләрен төрле юнәлешләрдә — дин белеме (А.М.Бухарев, И.Я.Добротворский, М.И.Богословский, Е.А.Будрин, Н.Я.Беляев, А.Ф.Гусев, Антоний (Вадковский), П.А.Юнгеров, Д.В.Гусев һ.б.), чиркәү хокукы (И.САНКТБердников, Н.В.Петров), Библия тарихы (Я.А.Богородский), чиркәү археологиясе (Н.Ф.Красносельцев, А.А.Дмитриевский), византология (Ф.А.Курганов), раскольниклык хәрәкәте (Н.И.Ивановский), философия (В.А.Снегирёв, В.И.Несмелов), филология (И.Я.Порфирьев, А.А.Царевский) буенча алып баралар.

1854 елда академиягә Соловки монастыре китапханәсенең бирелүе тарихи тикшеренүләрнең шактый дәрәҗәдә үсешенә сәбәпче була, анда күп санда иске кулъязма һәм басма китаплар, грамоталар саклана.

Академияне тәмамлаган А.П.Щапов рус чиркәү тарихының академик мәктәбен төзи; XIX йөзнең 2 нче яртысында П.В.Знаменский мәктәбе нигезләнә (Ф.В.Благовидов, И.М.Покровский һ.б.), Вселенский соборлар эшчәнлеге һәм «Стоглав»ның рус теленә фәнни тәрҗемәләре эшләнә, алардан дин белгечләре һәм тарихчылар хәзерге көндә дә файдаланалар.

Миссионерлык бүлекләре, көнчыгыш телләре һәм диннәре кафедраларын оештыру нәтиҗәсендә академия башкаладан читтә дә Шәрекъне өйрәнүче эре үзәккә әверелә, бигрәк тә 1855 елда Казан университетының Көнчыгыш разряды Санкт-Петербург университетына күчерелгәннән соң, Казан руханилар академиясе дә татар телен укыту һәрвакыт югары дәрәҗәдә алып барыла.

XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында ислам, татар һәм гарәп тел белемнәре буенча фәнни эшләрне Н.И.Ильминский, Е.А.Малов, М.А.Машанов, Н.П.Остроумов, П.К.Жузе, Я.Д.Коблов һ.б. дәвам итә, аларның ачыктан-ачык миссионерлык, исламга каршы юнәлештәге хезмәтләре югары фәнни дәрәҗәсе белән аерылып тора. Миссионерлык фәннәрен өйрәнүче студентларның курс эшләре һәм диплом хезмәтләре зур кыйммәткә ия була («Исламга каршы миссионерлык җыентыклары»нда басылалар).

1911 елдан Н.Ф.Катанов җитәкчелегендә ислам һәм тюркология буенча тикшеренүләр, башлыча, тел белеме һәм этнографиягә хас төс ала. Академиядә буддизмны, калмыклар һәм бурятлар тарихын һәм этнографиясен өйрәнү мәктәбе зур роль уйный (А.А.Бобровников, Гурий (Степанов), В.В.Миротворцев һ.б.). Академияне тәмамлаучыларның күпчелеге дини уку йортларына укытучылар булып китәләр, иң талантлылары академиянең үзендә доцент һәм профессор дәрәҗәләренә ирешәләр. Нәтиҗәдә аларның күбесе дини дәрәҗә ала, зур шәһәрләрнең приходларында эшли, дөньяви урта һәм югары уку йортларында Илаһи Канун укыта. Калганнары Халык мәгарифе министрлыгы оешмаларына хезмәткә күчә, гимназияләр һәм халык училищеләрендә укытучы, инспектор, директор булып эшлиләр. Монахлыкны кабул итүчеләр, кагыйдә буларак, күпмедер вакыттан соң епископ итеп билгеләнә.

XX йөз башында Рус православие чиркәвендә епископлар корпусының биштән бер өлешен Казан руханилар академиясен тәмамлаучылар тәшкил итә. Иң күренеклеләре арасында — Санкт-Петербург митрополитлары Палладий (Раев) һәм Антоний (Вадковский).

1920–1930 елларда академия укытучыларының һәм аны тәмамлаучыларның күпчелеге репрессия корбаннары була, соңрак аларның 20 дән артыгы изгеләштерелә. Академия укытучыларының хезмәтләре башлыча, 1855 елдан нәшер ителгән «Православный собеседник» академик журналында басыла. 1867 елдан шулай ук «Известия по Казанской епархии», 1911–1916 елларда «Инородческое обозрение» журналлары чыга.

Академия китапханәсендә XX йөз башында 200 меңләп том исәпләнә. Аның төп фонды 1921 елда Казан университеты китапханәсенә, бер өлеше (50 мең томга кадәр) 1995 елда Казан епархия идарәсе китапханәсенә бирелә.

1842 елдан Казан руханилар академиясе Кремльдә Спас-Преображение монастыренда урнаша, аннан соң Зур Проломный урамындагы (хәзерге Бауман урамы) «Казанское подворье» бинасына, 1848 елдан — Арча кырында А.И.Песке проекты буенча махсус төзелгән П хәрефе сыман өч катлы бинага (соңгы классицизм стилендә парадный портик һәм коридорлар системасы белән махсус төзелгән бинада, хәзер 6 нчы клиник хастаханә бинасы) күчә.

1918 елдан дәресләр Иоанн-Предтече монастыренда һәм укытучыларның өйләрендә алып барыла.

Әдәбият

Благовещенский А. История Старой Казанской духовной академии. 1797 — 1816. К., 1875;

Можаровский А.Ф. Старая Казанская академия. К., 1877;

Знаменский П. История Казанской Духовной Академии за первый (дореформенный) период её существования (1842–1870 годы): В 3 ч. К., 1891–92;

Остро­умов Н.П. Воспоминания о миссионерском противомусульманском отделении при Казанской духовной академии // Православный собеседник. 1892. Ч. 1;

Терновский С.А. Историческая записка о состоянии Казанской духовной академии после её преобразования. 1870–1892. К., 1892;

Загоскин Н.П. Казанские академические пииты и вести начала текущего столетия. К., 1897;

Покровский И.М. К столетию кафедры татарского языка в духовных учебных заведениях Казани // Православный собеседник. 1900. Ч. 1;

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: источники и развитие (XIX — 20-е гг. XX в). К., 1998;

Журавский А.В. Казанская духовная академия на переломе эпох (1884–1921): Дис. … М., 2000;

Исхакова Р.Р. Духовные учебные заведения как фактор создания педагогического образования в регионе. К., 2001.

Автор — Е.В.Липаков