Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. 1933–1938 елларда Сосновский исеме белән атала. Мәйданы –2130 кв.км.Үзәге – Похвистнево шәһәре (район составына керми).

Халкы – 27941 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6357 кеше, район үзәгендә – 3144 кеше. Алар, тупланып, Гали, Мәчәләй һәм Яңа Мансур авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1926 елга кадәр авылларда мәчетләр була, аларның һәркайсында уку йортлары эшли. XX йөз башында кайбер мәчетләр мәктәпләр итеп җиһазландырыла. 1992 елда Гали авылында мәктәп бинасы «Гали» мәдрәсәсе карамагына тапшырыла.

1990 елдан Гали авылы үзәк мәдәният йортында татар фольклоры төркеме эшли (җитәкчесе – Р.Ф. Манасов). 2009 елдан «Туган тел» татар мәдәни‑агарту җәмгыяте эшли (рәисе – Р.М. Латыйпов).

1999 елдан Гали авылында ел саен Н.Гәрәев (СССРның атказанган спорт остасы, РФнең атказанган тренеры) исемендәге грек‑рим көрәше буенча яшүсмерләр турниры үткәрелә.

Гали авылы мәктәпләрендә татар теле – предмет буларак, Мәчәләй авылында факультатив дәресләрдә өйрәнелә. Яңа Мансур авылында түгәрәк эшли.

2013 елдан Яңа Мансур авылында «Карга боткасы» бәйрәме үткәрелә. Сабан туе бәйрәме билгеләп үтелә. 2010 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе уза.

Күренекле кешеләре

Похвистнево районында генерал-майор В.С.Ибраһимов, партия хезмәткәре М.Ф.Вәлиев (Яңа Мансур авылы), нәкышьче, рәссам‑монументалист Н.З.Бикколов (Яңа Мансур авылы) туган.