- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Игәнә елгасы буенда, Чаллы шәһәреннән 37 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1737 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар һәм дәүләт крестьяннары (ясаклы татарлар һәм типтәрләр) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.
XX йөз башында мәчет (1843), мәктәп (1870), су тегермәне, тимерчелек, 3 хуҗалык кирәк-яраклары кибете һәм бакалея кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1585,48 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән Тукай районында.
Хәзер – Теләнче-Тамак авыл җирлегендә.
1930 елда «Кызыл казак» колхозы оештырыла. 1955 елда «Сигнал» колхозы (үзәк утары – Таулык авылы) белән бергә «Якты юл» колхозына (үзәк утары – Казаклар авылы) берләштерелә. 1958 елдан авылда – «Мәгариф» колхозы (үзәк утары – Теләнче-Тамак авылы), 1989 елдан – бүленеп чыккан «Маяк» колхозы (үзәк утары – Казаклар авылы; хуҗалыкка шулай ук Таулык авылы керә), 1997 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2011 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2015 елга кадәр китапханә эшли.
Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1999 елдан) бар.
Н.Т.Абдуллин (1937–2021) – монтажчы, балта остасы-бетончы, Социалистик Хезмәт Герое, ике Ленин, «Почет билгесе» орденнары кавалеры, Чаллы шәһәре мактаулы гражданы;
И.Т.Гайсин (1952 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган мәктәп укытучысы;
Н.Х.Шарипов (1925–1944) – Совет Союзы Герое, Ленин, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, Теләнче-Тамак мәктәбе аның исеме белән аталган, шунда ук аңа һәйкәл куелган.
1762 елда – 12,
1795 елда – 55,
1816 елда – 118 ир-ат;
1859 елда – 685,
1897 елда – 757,
1920 елда – 1019,
1926 елда – 740,
1938 елда – 658,
1949 елда – 468,
1958 елда – 453,
1970 елда – 440,
1979 елда – 311,
1989 елда – 187,
2002 елда – 188,
2010 елда – 209,
2020 елда – 203 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.