Барлыкка килүе

XVIII–XIX йөзләр чигендә Франциядә барлыкка килә, классицизм стиле үсешен төгәлли. Ампир Борынгы Рим сәнгатен идеал итеп ала, шулай ук анда борынгы Мисыр сәнгате мотивлары да чагылыш таба.

Үзенчәлекләре

Ампирның композициясе монументаль классик ордер формаларының тигез дивар өслеге белән контрастлашуына, шушы стильгә хас формаларның һәр өлешен конструктив яктан аерымлап күрсәтүче тар бизәк пояслары куллануга корылган. Ампирга архитектура ансамбльләре корылышында, урам-мәйдан композицияләрен төзегәндә киң колачлылык һәм тәвәккәллек хас.

Корылмаларның монументальлеге, формаларның зурлыгы, үзәк күчәргә нигезләнгән композициянең тотрыклылыгы, бизәкләрнең купшылыгы (ликтор бәйләгечләре, таҗлар, балталар, уклар, бөркет-кошлар һ.б.), ачык-җете төсләр (кызыл, зәңгәр, алтын төсле, ак) – ампирны характерлаучы сыйфатлар.

Казанда үсеше

Россиядә ампир башкала һәм провинция юнәлешендә үсеш ала. Ул Казанда һәм Казан губернасында 1820–1840 елларда тарала.

Казанда Рус гаскәриләре һәйкәл-төрбәсе, «Казанское подворье», Дротоевский йорты, Университет шәһәрчеге корылмалары һ.б. шушы стильдә төзелгән.

Ампирның кайбер элементлары татар бистәләрендә һәм авылларында торак йортлар, мәчетләр төзелешендә кулланыла: «ампир тәрәзә» – аскы ягыннан култыксалар белән бизәлгән өч бүлемле тәрәзәле фронтон уемнары; ачык ампир төсләр татарларга хас төс культурасына да туры килә (зәңгәр, яшел, сары), шунлыктан халык архитектурасында киң кулланыла.

Казан архитекторлары М.П.Коринфский, П.Г.Пятницкий, Ф.И.Петонди ампир стилендә эшләгән.

Әдәбият

Некрасов А.И. Русский ампир. М., 1935.