Тарихы

XVI йөз ахырында нигезләнә. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мич чыгару, баш киеме тегү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 857,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Алан-Бәксәр авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Комбайн” колхозы оештырыла, 1958 елдан – “Новая жизнь” колхозы (үзәк утар Алан-Бәксәр авылында урнаша), 1994 – 2006 елларда – “Новая жизнь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2013 елдан – “Әсән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1782 елда – 75 ир-ат;
1859 елда – 627,
1878 елда – 796,
1897 елда – 850,
1908 елда – 895,
1920 елда – 748,
1926 елда – 879,
1938 елда – 598,
1949 елда – 535,
1958 елда – 359,
1970 елда – 297,
1989 елда – 5,
2002 елда даими яшәүчеләр юк,
2010 елда – 1,
2017 елда – 3 кеше (татарлар).