Биографиясе

1833 ел, Кострома шәһәре – 1900 елның 1 марты, Казан.

1848–1854 елларда Санкт-Петербург төзүчеләр училищесында укый.

1854 елдан Казан губерна төзелеш комиссиясендә.

1856 елдан Казан шәһәр архитекторы.

1866 елдан, төзелеш комиссиясен Казан төзелеш бүлеге итеп үзгәрткәннән соң, штаттан чыгарыла.

1871 елдан ялда.

1867–1872 елларда Казан өяз училищелары советы әгъзасы.

1874–1877, 1880–1883 елларда Казан губернасы земство җыены гласные (10 чакырылыш дәвамында), биредә шәһәрне төзекләндерү һәм төзелеш комиссиясе эшендә катнаша.

П.Т. Жуковский проектлары буенча Казанда

  • костёл (1855–1858 еллар),
  • округ психиатрия хастаханәсе (1866–1869 еллар, А.Т.Жуковский белән бергәләп),
  • торак йортлар төзелә.

Төзелеш мәсьәләләренә караган күп кенә мәкаләләр авторы.

Хезмәтләре

Несгораемые крестьянские строения и опыт постройки их в Казанской губернии // Зодчий. 1881. № 2.

Әдәбият

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII в. – начала XX века: Биографический справочник. Казань, 1999.

Автор – Л.М. Мортазина