Тарихы

Авылга 1730 елларда Даут Уразмәтов җитәкчелегендә күченеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Давыт исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, шул исәптән керәшеннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөзнең беренче яртысында авылда 3 мәхәллә бар. Мәчетнең беренче мәхәлләсе 1858 елда төзелә, тузган урынына 1892 елда яңадан үзгәртеп корыла. 1854 елда янганы урынына икенче һәм өченче мәхәллә мәчете төзелә.

1895 елда авылда 2 мәктәп була (117 ир бала һәм 45 кыз бала укый).

XX йөз башында 3 мәктәп, 7 җил тегермәне, 3 ярма яргыч, 3 тимерче алачыгы, йон тетү, мануфактура һәм 9 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3909,3 дисәтинә тәшкил итә.

1904 елда көчле янгын авылның яртысыннан артыгын юкка чыгара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә.

1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Чаллы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Туры юл” колхозы оештырыла, 1957 елда “Актай” совхозы составына керә. 1979 елда авыл – “Ярыш” совхозы үзәк утары була. 2002 – 2004 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

2007 елда авыл янында 5200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән заманча мегаферма төзелә.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда колхоз яшьләр мәктәбенә үзгәртелә, 1937 елда – җидееллык (1939 елда мәчетнең элеккеге бинасында урнаша), 1957 елда – башлангыч, 1963 елда – сигезьеллык, 1969 елда – урта (1992 елда яңа бина төзелә), 2008 елда – тулы булмаган урта, 2013 елда – башлангыч мәктәп була. 2016 елда ябыла.

Авылда клуб, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1995 елдан).

Күренекле кешеләре

Г.Х.Вәлиуллин (1937 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәр кандидаты, РСФСРның атказанган агрономы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ( ике тапкыр) кавалеры;

Л.Г.Сәгъдиева (1935 елда туган) – агроном-селекция белгече, ТССРның атказанган агрономы;

Ә.Б.Яһүдин (1908 – 1997 еллар) – драма актеры, эстрада артисты, ТАССРның атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 1739,
1908 елда – 2783,
1920 елда – 2727,
1926 елда – 1790,
1938 елда – 1321,
1949 елда – 951,
1958 елда – 822,
1970 елда – 809,
1979 елда – 610,
1989 елда – 412,
2002 елда – 308,
2010 елда – 234,
2015 елда – 245 кеше (татарлар).