Коры Үләмә елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14 км, бассейнының мәйданы 58 км2. Идел буе калкулыгы буйлап Кама Тамагы районында ага. Елга башы Балчыклы авылыннан 8 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Олы Бортас авылыннан 1 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 77 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Саравылның 1,1 дән 2,9 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 132 мм, ташу агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.