- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Шилнә елгасы бассейнында, Чаллы шәһәреннән 17 км көнчыгыштарак урнашкан
1713 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 847,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Макарьевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.
Хәзер – Әҗмәкәй авыл җирлегендә.
1933 елда «Кызыл көч» колхозы оештырыла. 1958 елда, Әҗмәкәй, Игенче, Кече Шилнә, Яңа Сарайлы, Олы Шилнә, Ильбухтино, Калмаш, хәзер инде юкка чыккан Дубровая Грива, Яңа Гәрдәле, Федоровка авыллары белән бергә, берләштерелгән «Гигант» колхозына керә (үзәк утары – Иске Гәрдәле авылы).
1970 елда бүленеп чыккан Кече Шилнә, Олы Шилнә авыллары Ильичёвка поселогы белән бергә – «Камский» совхозына (үзәк утары – Кече Шилнә авылы), бүленеп чыккан Игенче, Ильбухтино, Калмаш авыллары «Ильбухтинский» совхозына (үзәк утары – Ильбухтино авылы) берләшәләр. 1972 елда хуҗалыкның исеме – «Гигант» совхозы (үзәк утары – Яңа поселок), 1995 елда – «Гигант» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елда «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дип үзгәртелә.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1956 елда –урта, 1969 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 1989 елда ябыла.
Авылда клуб (1950 елдан, 2005 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1972 елдан, 2015 елдан – яңа бинада), мәчет (2002 елдан) бар.
Ф.Ә.Касаева (1969 елда туган) – А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры артисты, Татарстан Республиксының атказанган артисты.
1870 елда – 423,
1897 елда – 725,
1920 елда – 1000,
1926 елда – 592,
1938 елда – 567,
1949 елда – 493,
1958 елда – 435,
1970 елда – 498,
1979 елда – 332,
1989 елда – 222,
2002 елда – 159,
2010 елда – 207,
2020 елда – 213 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.