Тарихы

Авыл 1732 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет эшли (1884 ел).

Авыл җәмәгатенең имана җире 758 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Богады авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла, соңрак “Кызыл Маяк” колхозы итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Ф.А.Әминов (1957 елда туган) – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.Г.Ганиев (1946 – 2012) – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.М.Гарәпшина (1966 елда туган) – ТРның атказанган артисты;

Р.М.Исламов (1953 елда туган) – ТРның атказанган укытучысы, СССРның мәгариф отличнигы;

Г.Ш.Мирзагалиев (1955 елда туган) – ТРның атказанган механизаторы.

Халык саны

1816 елда – 40,
1834 елда – 49 ир заты;
1859 елда – 216,
1870 елда – 135,
1884 елда – 316,
1906 елда – 389,
1913 елда – 473,
1920 елда – 418,
1938 елда – 313,
1949 елда – 278,
1958 елда – 281,
1970 елда – 298,
1979 елда – 267,
1989 елда – 190,
2002 елда – 148,
2010 елда – 168,
2015 елда – 128 кеше (татарлар).