Казанда офтальмологик фәнни тикшеренүләр үсеше В.Е.Адамюк эшчәнлегенә бәйле. 1850 елларда аның шәкертләре (А.Г.Агабабов, В.В.Чирковский, К.Х.Орлов, В.П.Иванов, А.Н.Бекетов) тарафыннан беренче тапкыр катаракта авыруларына операцияләр үткәрелә.

Казан университеты нәшер иткән 4 томлык «Офтальмология буенча кулланма» («Руководство по офтальмологии», 1890) Казан офтальмологларын Россиядә һәм чит илләрдә таныта.

1922 елда Казанда В.Е.Адамюк исемендәге Трахома институты ачыла, институт галимнәре тарафыннан трахома классификациясе, авыруга диагноз кую ысуллары тәкъдим ителә, мөгез катламны күчереп утырту гамәлгә кертелә (В.В.Чирковский), тукыманы дәвалап, трахоманы бетерү ысулы эшләнә (В.П.Филатов буенча), СССР Дәүләт бүләгенә лаек булган (1948) «Трахома» хезмәте нәшер ителә. Күзнең төсле катламы һәм мөгез катламына операцияләр ясауга багышланган хезмәтләр авторы А.Н.Мурзин тәкъдиме белән 1933 елда «Вопросы трахомы» журналы нәшер ителә башлау инфекция белән көрәшүдә зур әһәмияткә ия була.

1960 елларда республикада трахоманы бетергәннән соң, глаукома профилактикасы һәм аны дәвалау, һөнәри эшчәнлеккә бәйле күз патологиясе, күрә карауның көчле үсешен хирургик дәвалау һәм күз тамырлары патологиясе мәсьәләләре актуальләшә (А.П.Нестеров, Н.Х.Хәсәнова, Д.Г.Камалов, А.Н.Круглов). А.П.Нестеров тарафыннан эшләнгән глаукома патогенезы концепциясе дөньякүләм ачыш булып таныла (1975 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була).

М.Б.Вургафт күзнең гидродинамик күрсәткечләрен тикшерүнең оригиналь ысулларын эшли, фотоэлектромонограф уйлап табучыларның берсе була. Күзнең алгы камерасының күрү почмагын билгеләүнең ул тәкъдим иткән ысулы (эчке нурлар кисеше феномены) өчен ВДНХ медале бирелә.

1990 елларда яңа юнәлешләр: вертеброофтальмология, ерактан күрү начарайганда иглорефлексотерапия ысулын куллану (җитәкчесе — М.В.Кузнецова).